Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүти мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды

Әниләр көне уңаеннан мәктәбебез укучылары кадерле кешеләренә бәйрәм концерты куйды.

Шул концерттан алган тәэсирләр әле дә булса күңелдән китми, - дип хәбәр итә Чүти мәктәбе директоры Лариса Бухарова. - Бик матур бәйрәм булды ул. Ел саен концертны клуб сәхнәсендә куя торган идек. Быел традициядән тайпылдык. Матур сәхнәдә, матур залда чыгыш ясыйсыбыз килде. Капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән мәктәпне олы буын вәкилләре – әбиләр дә күреп китсен дидек. Бәйрәмгә һәр класс алдан әзерләнде. Үз балаңның чыгышын карау, аның өчен шатланып утыру, көч бирү, горурлык хисен кичерү һәр ана өчен зур бәхеттер дип уйлыйм. Бию, җыр, нәфис сүз, скетчлар әниләрне сәгать ярым буена ял иттерде. Балаларнын хор белән "Мама-первое слово, главное слово в нашей судьбе" дип җырлаулары күңел кылларын тибрәндерде, әниләрнең күзенә яшь тулды. Соңыннан, барыбыз бергә җыелып, әниләр белән истәлеккә фотога төштек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев