Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә матурлык бәйгесе узды

«ЭКО» мәктәптән тыш эш үзәгендә «Тылсымлы үзгәреш» дип исемләнгән яшь визажистлар бәйгесе узды. Әлеге конкурс ныклы әзерлек таләп итте. Анда катнашу өчен макияж һәм чәч ясый белү соралды, матур күлмәкләр кирәк булды.

Бәйгедә «Матурлык әлифбасы» берләшмәсенә йөрүче алты кыз үз осталыгын күрсәтте. Аларның барысы да матур һәм кабатланмас. Әзерлек бер ай дәвам итте. Анда кызлар тиз һәм матур итеп чәч һәм макияж ясарга өйрәнде. Жирәбә салу ысулы белән алар мультфильм һәм әкият геройлары образларын сайлады. Беренче этапта һәр катнашучы үзе сайлаган персонажга туры килгән макияж ясады. Икенче этапта кызларыбыз чәч ясау һәм үрү осталыкларын күрсәтте. Соңыннан катнашучылар үз персонажларының тулы образда тәкъдим итте. Кызлар моны һәрберсе үзенчәлекле итеп күрсәтте.
«Яшь визажистлар» бәйгесендә Диләрә Зәйнуллина җиңү яулады. «Зәвыклы образ» номинациясендә Наилә Әхмәтҗанова, «Модага туры килүче образ»да - Сабина Зикрина, «Тылсымчы образы»нда Каролина Салаватова, «Фея образы»нда Алсу Тимершина, «Принцесса образы»нда Ангелина Макарова җиңүче булды. Кызларга дипломнарны һәм символик бүләкләрне үзәк директоры Рөстәм Баһавиев тапшырды.

Сиринә Сөнгатуллина,
«ЭКО» үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев