Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ел саен майда Бөтендөнья кул гигиенасы көне билгеләп үтелә

Аны 2008 елда, сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән, «Кеше гомерен сак­лап калыгыз: кулларыгыз чиста булсын» дигән глобаль кампания игълан итте.

Кул юу процедурасы һәр кеше өчен табигый гадәт булырга тиеш. Аны балачактан ук сеңдерергә кирәк. Ел саен үткәрелүче Бөтен­дөнья чиста куллар көненең төп максаты – кешеләрне гадәтләрен үзгәртүгә җәлеп итү, кулларны сабынлап юуның күп авырулар белән көрәшергә ярдәм итүен күрсәтү.

Кул­­­ларны сабын белән юу – төрле авырулар­ны профилактикалауның гади һәм нәтиҗәле ысулы булып тора.

Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сакланган шартларда кул гигиенасына аерым игътибар бирергә кирәк. Җәмәгать урыннарында, транспортта йөргәннән соң һәрвакыт кулларыгызны юыгыз.

«Глобаль кул юу партнерлыгы» халыкара оешмасы мәгълүматлары буенча COVID-19 белән көрәштә кул юу төп рольләрнен берсен уйный.  Тикшеренү ачыклаганча, кулларны сабын белән даими рәвештә юу ковид инфекциясе белән зарарлануны 36 процентка киметергә мөмкин. Ул йогышлы авырулардан, шул исәптән, холера, Эбола лихорадкасы, атипик пневмония, гепатит Е һәм башкалардан саклануның нәтиҗәле  ысулы булып санала. Кул юу кискен эчәк авыруларын 30-48, кискен сулыш инфекцияләрен 20 процентка киметә.

Тирә-юньдәгеләр өчен үр­нәк булыгыз, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында кайгыртыгыз, кулларыгызны сабын белән даими юыгыз.

Пычрак куллар йогышлы һәм паразитик авыруларның тулы спектрын, дизентерия, А гепатиты, карын тифы, ротавирус, кискен сулыш авыруларын таратучы фактор булып тора.

Офиста иң «пычрак» әйберләр булып телефоннар, шул исәптән, мобиль, эш өстәлләре, клавиатура, шулай ук ишек тоткычлары һәм яктырткычлар санала. Бик күп патогеннар сәгать, беләзекләр һәм боҗралар астында җыела.

Без кулдан-кулга тапшырган акча бик еш авыруларның таралуына сәбәп булып тора. Нәкъ менә акчаларның югары контактлылык үзенчәлеге табиб­лар тарафыннан тулы бактериаль анализ үткәрергә этәрде. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кәгазь банкнотларда туберкулез микобактерияләре, пневмония, тонзиллит, гепатит, эчәк инфекцияләре, алтын стрептококк, гельминтоз патогеннарының киң спектры барлыгы ачыклана. Шунысы кызык, зур күләмле кәгазьләр кечкенә акчалардан чистарак, чөнки аларны еш кулланмыйлар. Металл акча да азрак куркыныч тудыра, чөнки микроорганизмнар өчен металл аз «туклыклы».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев