Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Федоровское авылында яшәүче Мария Ершованың балачак хыялы олыгайгач чынга ашкан

Федоровское авылында яшәүче Мария Ершованың сәламәт яшәү рәвеше алып баруына күпләр соклана. Районда, республикада үткәрелүче спорт ярышларының берсе генә дә аннан башка узмый. Чаңгыда йөри, җиңел атлетика белән шөгыльләнә, шашка-шахмат уйный, бассейнны да колачлап йөзә. Өендә кадерләп сакланучы Мактау кәгазьләре, дипломнары, медальләре - спорт яратуының матур нәтиҗәсе.

Сүз ниндидер студент кыз, чын спортчы турында түгел, ә лаеклы ялдагы бәхетле дәү әни хакында бара. Спортта ирешкән уңышлары өчен бүләкләрне әле көче ташып торган яшьлегендә түгел, ә пенсиядә вакытында соңгы биш ел эчендә алынган.
Кече Мәме авылында туып-үскән кыз мәктәп елларында ук физик яктан ныклы булуы, ярышларда актив катнашуы белән башкалардан аерылып торган. Үзенә күрә якты хыялы да булган аның - киләчәктә тормышын зур спортка багышлау. Әмма спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләре булмаган авылда үскән кыз һөнәр училищесына токарьлыкка укырга керә. Хатын-кыз өчен бик үк кулай булмаган һөнәре буенча бер көн дә эшләп карамыйча, сатучылыкка укый. Ул вакытта сатучыларга ихтыяҗ зур булган. Тиздән кияүгә чыга.Тормыш иптәше Алексей Герасимовичка «Сельхозхимия»­дән фатир бирәләр, анда уңайлык­лар тудыралар. Тырыш тракторчы һәм экскаваторчы була аның ире, атказанган исемен дә бирәләр.
- Алексей икешәр сменада эшләде, аның тырышлыгы белән бергәләп биш балабыз­ны аякка бастырдык, аларны җил-яңгыр тидермичә үстердек, - дип сөйли Мария Александровна 35 ел бергә яшәүче тормыш иптәше турында.
Ул үзе дә төшеп калганнардан түгел, ләкин каравылчы һәм җыештыручының хезмәт хакы белән генә ерак китеп булмаган шул. Тормыш мәшәкатьләренә никадәр генә чумса да, спортны беркайчан да ташламаган. Эштән бушаган араларында җиңел атлетика белән шөгыльләнгән. Хәзер алар икесе дә лаек­лы ялда, вакытлары күп, һәр көннәре матур уза.
Балалары - иң зур шатлыклары
Ершовларның кызы, ике улы үз тормышларын булдырып, әти-әниләренә сигез онык бүләк иткән. Әле гаилә корырга өлгермәгән ике уллары Казанда эшли. Әти-­әниләренең күңел җылысы барысына да җитә. Оста куллы Мария Александровна бияләй, оекбашлар да бәйли.
- Мин үзем күп балалы гаиләдән, сигез бала үстек, - диде ул. - Әле гыйнвар ахыр­ларында гына Кече Мәме авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, әтием Александр Ершовка 92 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән барыбыз бергә җые­лып котладык. Үзенең иң якын 54 туганы - балалары, оныклары, оныкчыклары, оныкларының балалары булуына чиксез горурлана ул.
Ершовлар яшәгән йортта һәрвакыт күңелле: әле балалары кунакка кайта, оныкларын кунакка алып калалар, ә туган көннәргә барысы бергә җыела.
- Ата-ана өчен баладан да кадерлерәк кем бар икән? - ди әңгәмәдәшем. - Киләчәктә дә шулай бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә язсын иде.
Йорт-җирләрендә дә тулы тәртип аларның, уңганлыклары әллә каян күренеп тора. Ишегалдын кардан көрәп куйганнар, салкыннардан каплап куелган розалары кышкы йокыга талган. Мария Александровна инде бүгеннән үк ике теплицасында ниләр утыртачагы турында уйлана, викторияләре янына астралар, петунияләр чәчәргә планлаштыра.
Хыялы тормышка ашты
«Балачактагы хыялым барыбер чынга ашты бит», - диде Мария Александровна, аның медальләре белән кызыксынуымны күреп. - Хәзергедәй спорт мәйданчыклары ник ун-унбиш еллап элек төзелмәде икән ул? Район башлыгына рәхмәтем зур, яшьләр генә түгел, безнең кебек пенсионерларга да физкультура һәм спорт белән шөгыльләнсен өчен уңайлыклар тудырырга тырыша, халык турында кайгырта.
2015-2017 елларда спорт ярышларында аеруча еш катнашкан, чөнки диплом, медальләре күбрәк шул елларда бирелгән. Пенсионерлар берлеге оештырган ярышларның берсеннән дә калмый ул. Газеталарда үзе турында язылган мәкаләләрне аерым папкада кадерләп саклый. Авылларга баргач, мондый «архив»ларга еш тап булабыз без. Андый чакларда һөнәребез өчен горурланып куябыз, димәк, журналист сүзенең кадере зур.
Балачак хыялын пенсия яшендә булса да тормышка ашырган Мария Александровнаның оптимизмына сокланмыйча мөмкин түгел. Республика ярышларында чыгыш ясаганда "Мария Ершова, Кайбыч районы!" - дип игълан иткәндә туган җире өчен горурлык хисләре уяна аның күңелендә.
Күпереп пешкән икмәге белән гаиләсен генә түгел, күршеләрен дә сыйлый әле ул, балаларына күчтәнәчкә дә биреп җибәрә. Супермаркетларда тәмледән-тәмле затлы ризыклар күзләрне камаштырса да, өйдә пешкән хуш исле икмәкне бернигә дә алыштырып булмый.
Людмила Путятинская,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровское авылында яшәүче Мария Ершованың балачак хыялы олыгайгач чынга ашкан