Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Федоровское мәктәбе укучылары Мәскәүдән бронза медаль яулап кайтты

Федоровское урта мәктәбе укучылары Данил Романов белән Ярослав Романов 6-10 мартта Мәскәүдә JuniorSkills методикасы буенча үткәрелгән “Киләчәк профессионаллары” IV милли чемпионатын­нан бронза медаль яулап кайтты! Бәйгедә Россиянең 60 төбәгеннән командалар катнашкан. Конкурсантлар ике категориядә ярыша: 10 яшьтән 13 яшькә кадәр һәм 14 яшьтән 17 яшькә кадәр. Гап-гади авыл мәктәбендә белем алучы ике укучының өченче урынны яулап кайтуына бөтен мәктәп коллективы, остазлары – технология укытучысы Николай Волков, әти-­әниләре, дуслары гына түгел, районыбыз җитәкчелеге дә шатланды. Кайбыч өчен зур горурлык бу!

Илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган алтын куллы укучылар катнашында узган яшьләр фестивалендә безнең егетләр “Калай белән түбә ябу” компетенциясендә иң көчле командалар белән көч сынаша. Экспертлар укучыларның проектларның сызымнарын ни  дәрәҗәдә аңлауларын, сызым сыза, түбә ябу элементларын ясый белүләрен, монтажлау осталыгын да бәяли. Данил белән Ярослав сынатмый, бар белгәннәрен эшкә җигеп, теоретик  һәм практик биремнәрне төгәл  үтәргә тырышалар. Россия күләмендә призлы урын яуларга хезмәт яратулары, тырыш, максатчан булулары, командада эшли белүләре ярдәм итә.
Фамилияләре охшаш булгач, аларны туганнардыр дип уйлаган идем. Ялгышканмын булып чыкты. Илебез башкаласы Мәскәүгә барулары, чемпионатта катнашулары турында мавык­тыргыч итеп сөйләделәр. Сигезенче класста укучы Данилның мондый ярышларда катнашуда тәҗрибәсе бар.Узган ел республика чемпионатында өченче урынны яулаган ул.
–Биремнәрне өч көн эчендә башкарып чыгарга тиеш идек. Калай түбә ябу өчен агач конуска үзебез ясаган детальләрне беркетергә тиеш идек. Биремне җиңел үтәдек, чөнки укытучыбыз моңа өйрәткән иде. Призлы урынга чыгуыбызга мәктәптә алган күнекмәләребез ярдәм итте. Бу бәйгедән зур тәэсирләр белән кайттым. Мәскәү шәһәрендә моңа кадәр бер дә булганым юк иде. Экскурсияләргә дә алып бардылар, – диде Данил.
Данил киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагы турында әлегә төгәл генә белмәсә дә, быел мәктәпне тәмамлаучы Ярослав архитектор булырга җыена. 
– Минем бу шөгылем балачак мавыгуы гына булмас дип ышанам. Агачны кул белән дә, станокта да эшкәртә беләм, сызымнар сызам, рәсем ясарга яратам, проект буенча төзеп тә караганым бар, – диде Ярослав. –Бәйгегә барганда ук «Без җиңәргә тиеш!» дигән максат куйдык һәм теләгебезгә ирештек тә. Командада эшләү буенча тәҗрибә дә туп­лап кайттык. Моңа кадәр Мәскәүдә экскурсиядә булган идем. 
“Яшь һөнәр осталары” хәрәкәте илебездә елдан-ел киңрәк колач ала бара һәм ул урта һөнәри белем системасын үстерүгә,яшьләргә киләчәк һөнәрләрен аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә. Мәктәпләрдә технология дәресләренә һәм балаларга өстәмә белем бирү үзәкләрендәге техник иҗат берләшмәләренә дә игътибар артты.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр бит. Данил белән Ярославның остазы Николай Волков та мәктәпне тәмамлаганда егетләрнең барысы да балта, пычкы тота белергә, агач, калай, металл белән эшләүнең иң гади күнекмәләрен үзләштеререргә тиеш дип саный. Һәрберсенең кулыннан эш килсен, киләчәктә үзләренә җиңел булачак. Технология дәресләрендә малайлар соскычлар, көрәкләр ясый, түбә ябу серләренә төшенә, агач белән эшләргә өйрәнә. Алар агачка бизәкләр төшерә, төрле фигуралар кисә.
– Түбәне оста итеп ябу серләренә өченче елын төшенәбез. Укучылар бу вакыт эчендә шактый күп нәрсәгә өйрәнде, шуңа да  Данил белән Ярославның җиңүгә омтылышы зур булды. Республика күләмендә беренче урынга чыгып, чемпионат финалында катнашу хокукы алуларын ишеткәч, бик шатландылар. Балаларны бу һөнәргә ун яшьтән башлап өйрәтергә кирәк дип саныйм (хәзер 14 яшьтән), бәлки моның белән кызлар да кызыксына башлар. Мәскәүдә чемпиона­тта, егетләр белән беррәттән, кызлар да ярышты. Алга таба да шөгыльләнүебезне дәвам итәчәкбез, яңа технология­ләр өйрәнәчәкбез. Билгеле, моның өчен заманча станоклар кирәк, ә аларның бәясе шактый кыйммәт. Әлегә мин ясаган станокта эшлибез, – диде Николай Гаврилович.
Безнең районда талантлы яшьләр күп. Киләчәктә дә эшче һөнәрләренә ихтыяҗ зур булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровское мәктәбе укучылары Мәскәүдән бронза медаль яулап кайтты