Үзәге Хуҗа Хәсән булган җирлек Кушкүл, Александровка, Турминский авылларын да үз эченә ала. Әлеге җирлек үзенең уңган-булган кешеләре, матур эшләре белән дан тота. Авыллары да төзек, урамнарын берсеннән-берсе төзек йортлар бизи. Халык җыенында катнашучылар узган ел башкарылган эш белән танышты, бу елга бурычлар билгеләде. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, оешма,...
Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева чыгышыннан күренгәнчә, җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне хәл итү, авыл халкына уңайлы яшәү шартлары тудыру буенча максатчан эш алып барыла. Җирлек бюджетының нигезен халыктан җыелган төрле салымнар һәм республика бюджетыннан бирелгән дотацияләр тәшкил итә. Биредә барлык төр салымнар җыю 104 процентка туры килә. Шуңа карамастан, салымнар буенча бурычлы кешеләр дә шактый.
- Үзара салым нәтиҗәсендә без авыл җирлегендә зур чыгымнар таләп иткән эшләрне башкара алабыз. Авыл җирлегенә кергән авыллардан җыелган үзара салым акчасы һәр авылның үз проблемасын хәл итүгә тотылды. Хуҗа Хәсәндә Бөек Ватан сугышында катнашкан, һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл төзекләндерелде, балалар мәйданчыгы төзелде, авылдагы суүткәргечләр реконструкцияләнде, зиратка кадәрге юлга вакташ җәелде. Турминскийда су колонкаларына өскормалар ясалды, су башнясы, чишмә чистартылды. Кушкүлдә башня тирәсе тотып алынды, буа чистартылды һәм тирәнәйтелде, су колонкалары куелды. Александровкада җыелган акчаны поселокка кадәрге юлларны чистартып торуга юнәлдердек, - диде Светлана Матвеева.
Республика Президенты ярдәмендә тормышка ашырылучы программалар нигезендә җирлектә юллар норматив хәлгә китерелгән. "Дубрава" җәмгыяте пай җирләре өчен халыкка иген, печән, салам биргән, бал, ит алучылар да булган. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән Рафаэль Щукин, Камил Сибгатуллин шөгыльләнә. Узган елда авыл җирлегендә барлыгы 530067 килограмм сөт җыелган. 2006 елдан башлап, 263 ташламалы кредит алынган. Узган ел 498,20 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
Халык җыенында Хуҗа Хәсән мәктәбе директоры Надеж¬да Макарова, Турминский фельдшер-акушерлык пункты мөдире Галина Ермолаева, авыл клубы методисты Зинаида Гафурова, ветераннар Советы рәисе Ольга Боярина,
полиция участок уполномоченные Илмас Зарифуллин, район прокуроры Руслан Заһретдинов чыгыш ясады.
Халыкта Хуҗа Хәсән авылы фельдшер-акушерлык пунктына, балалар бакчасы эшчәнлеге буенча сораулар яңгырады, проблемалар булуы әйтелде. Әлеге очраклар буенча тикшерүләр булачагына басым ясалды.
- Хуҗа Хәсән авылында хезмәт сөючән, уңган, булган халык яши. Биредә сигез елдан артык эшләү дәверендә шуңа инандым. Авыл җирлеге буенча да шактый эшләр башкарылган. Барыгызга да эшегездә уңышлар телим, - диде Альберт Илгизәрович, отчет җыелышына йомгак ясап.
Ул Хуҗа Хәсән авылы китапханәчесе Ольга Шупшинага ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын, алдынгы савымчы Елизавета Бартязовага юбилее уңаеннан Мактау кәгазе һәм бүләк тапшырды.
Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН,
автор фотосы
Нет комментариев