Хәбәрләр
Игътибар, Кайбыч районының мәктәп укучылары өчен яңа бәйге!
Район мәшгульлек үзәге 7-11 класс укучылары арасында "Безнең гаиләдәге һөнәрләр" дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесен игълан итте.
Үзәк директоры Эльвира Камалиева хәбәр иткәнчә, әлеге бәйге 3 апрельдән 15 майга кадәр үткәрелә. А4 форматыннан кечерәк һәм А3 тән зуррак булмаган рәсемнәрне район мәшгульлек үзәгенә тапшырырга кирәк. Бәйгегә йомгак 19 майда биредә ясалачак. Бу хакта тулырак Кайбыч районы һәм мәшгульлек үзәге сайтыннан танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев