Июньнең соңгы көнендә Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
Бүген Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, ә кайбер көнчыгыш районнарда көчле яңгыр явачак (Казанда сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз).
Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә секундына 8-13 метр тизлектәге төньяк һәм төньяк-көнбатыш җиле секундына 17-22 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында — 15-20 м/с).
Салкын булмаган төннән соң (+10дан +15 градуска кадәр) тәүлекнең якты вакытында төбәктә һава +18...+23 градуска кадәр җылыначак (Казанда — +21...+23 градуска кадәр).
Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/iyunnen-songy-konenda-tatarstanda-yangyr-ham-kocle-il-kotela-5925725
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев