Хәбәрләр
Инвестор ярдәме белән Кайбыч пенсионерларына он һәм шикәр комы тараттылар
Халыкара Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Кайбычта күп төрле чаралар оештырылды. Пенсионерларны бәйрәм табыны артына да җыйдылар, элек эшләп чыккан хезмәт коллективларында да хөрмәтләделәр, бүләкләр дә тапшырдылар, мәдәни һәм спорт чаралары да узды.
«Дубрава» җәмгыяте төрле авылларда яшәүче барлык пенсионерларына да унар килограмм исәбеннән он һәм шикәр комы таратты. Олы Кайбычта яшәүче өлкәннәргә дә өлеш чыгардылар. «Моның өчен без инвесторыбыз Иван Егоровка тирән рәхмәтебезне белдерәбез», - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. Шүширмә авылында, Олы Подберезье җирлегендә яшәүчеләргә хуҗалык җитәкчелеге үз күчтәнәчләрен әзерләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев