Иске Тәрбит авылында яшәүче Анатолий Иванов “Үзмәшгульлек” программасы ярдәмендә үз эшен ачкан
Иске Тәрбит авылында яшәүче Анатолий Иванов чын мәгънәсендә тәвәккәл кеше, китереп биргәнне көтеп утыра торганнардан түгел. Үз эшен ачып җибәрергә теләүчеләргә "Үзмәшгульлек" программасы буенча субсидия бирелә башлагач, ул да шул программага керә һәм оттырмый.
Бу программа буенча күпләр терлек сатып алды, сәүдә белән шөгыльләнә башлады. Анатолий Иванов та баштарак, ни белән кәсеп итәргә икән, дип шактый уйлана. Кулы агач эшенә ятып тора, шуңа да районда бөтенләй яңа төр эшмәкәрлек - агач эшкәртү белән шөгыльләнергә ниятли. Элек һәр авылда диярлек пилорамалар эшләп торган, алар колхоз ихтыяҗын да үтәгән, халыкныкын да. Әмма тора-бара алар ябылган. Ләкин ихтыяҗ кимемәгән. Иске Тәрбиттә һәм аңа күрше авылларда да төзелешләр туктап тормый: кайсы йорт төзи, сарай сала, капкасын ясый. Үз авылларында такта ярдыру мөмкинлеге булмагач, авылдашлары Чүтигә, башка җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр була. Әле ярый анда сине көтеп торсалар, заказларын үтәүләрен атналар буена көтәләр. Ә ике арада йөрү кыйммәткә төшә, өстәвенә, транспорт өчен дә түләргә кирәк. Авылдашларының зарын гел ишетеп йөргән Анатолий шунда карар кыла: пилорама ачачак! Бизнес-планын төзи дә, мәшгульлек үзәгенә бара. Планын хуплыйлар. Дөрес, ленталы пилорама сатып алу өчен хөкүмәттән бирелгән 58 мең сум акча гына җитми, үзенекен дә кушарга туры килә. «Үзмәшгульлек» программасы ярдәмендә эш башлап, ягъни эшмәкәр буларак теркәлеп, бер-ике елдан соң эшләрен ташлаучылар да булды. Әмма Анатолий Иванов андыйлардан түгел, дүрт елдан артык инде җанына якын эш белән шөгыльләнә.
- Миңа килүчеләрнең берсен дә кире борып җибәргәнем юк,- ди ул. - Такталарны нинди калынлыкта сорасалар, шулай чыгартып бирәм. Пилорама - сезонлы эш, заказ да көн дә булмый. Шуңа башка шөгылем дә бар: дусларым белән бригада төзедек, авылларда төзелеш белән шөгыльләнәбез. Банк системасында эшләп лаеклы ялга чыккан тормыш иптәшем Рая белән өч бала тәрбияләп үстердек, аларга да аякка басарга булыштык.
Кече һәм урта эшмәкәрлеккә юл ачылгач, районда Анатолий Иванов кебек тагын дүрт кеше пилорама ачып җибәрде. Мәлки, Олы Кайбычта берәр цех эшләсә, Чүтидә - икәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев