Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч полиция бүлеге хезмәткәре, полициянең өлкән лейтенанты тиздән Дагыстан Республикасына хезмәт командировкасына китә

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин полиция бүлеге начальнигы Альберт Шакировны һәм Руслан Азизовны үз кабинетында кабул итте.

- Халык иминлеге сагында торучы полиция хезмәткәрләре узган елларда да кайнар нокталарда үз миссиясен намус белән үтәп кайтты. Сез дә җитәкчелек боерыгын җаваплылык тоеп үтәрсез дип тирән ышанам. Алдыгызга Дагыстандагы хезмәттәшләрегезгә хокук тәртибен саклауда ярдәм итү, бу территориядә җәмәгатьчелек тәртибен саклау, куркнычсызлыкны тәэмин итү бурычы тора, - диде Альберт Илгизәрович. Хәзерге вакытта әлеге республикада тыныч атмосфера хөкем сөрә. Уңышлы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтуыңны телибез.
Альберт Шакиров хезмәттәше Руслан Азизовны үз эшен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр буларак таныштырды.
Руслан Азизов Чувашиянең Комсомол районында туып- үскән.
-2008-2009 елларда Россия Кораллы Көчләре сафларында, хезмәт итеп кайттым. Хәрби бурычымны Төньяк Кавказ хәрби округында Хәрби һава көчләре гаскәрләрендә үтәдем,- диде ул. - Армиядән кайткач, Казан шәһәрендә юридик көллияттә, аннан соң Мәскәүдә эшлекле карьералар институтында юридик факультетта укуыдым. Соңрак Эчке эшләр министрлыгының Волгоград шәһәрендәге академиясендә эксперт эшчәнлеге белгечлеге алдым. 2012 елдан Комсомол районындагы полиция бүлегендә хезмәт иттем, агымдагы елның февраленнән Кайбыч полиция бүлегендә эшлим, - диде ул.
Полиция бүлегенең шәхси составы да хезмәттәтшләренә алга куелган бурычларын үтәүдә уңышлар теләде. Руслан анда ярты ел – 180 көн хезмәт итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев