Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге белән таныша

Район мәктәпләрендә җәйге каникуллар дәвам итә. Балалар мәктәп яны лагерьларында ял итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән берлектә Кече Мәме, Олы Урсак, Кошман, Кече Кайбыч, Бәрлебашы мәктәпләрендә, кайбер балалар бакчаларында булды.

Әлеге сәфәрнең максаты — мәктәпләрдә җәйге каникуллар вакытында башкарылачак ремонт эшләренең күләмен, нинди төзелеш материаллары кирәк булачагын ачыклау, тәҗрибә участокларының торышын карау.

Альберт Илгизәрович мәктәп директорларыннан проблемаларын сорашты, нинди төр ремонт кирәклеген ачыклады, тәҗрибә участокларының торышына бәя бирде. Алдагы көннәрдә башка мәктәпләрдә дә булып, ремонт күләмен билгеләп чыгачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев