Кайбыч районы мәчетләре һәм мәхәлләләре авыру балага ярдәм күрсәтте
Тумыштан авыру Илназ Гарәфетдиновка аксымлы махсус ризык алу өчен акчалата ярдәм кирәклеге турында Кайбыч районында белмәгән, ишетмәгән кеше сирәктер.
Газета битләрендә язып чыкканнан соң, Олы Кайбычта яшәүче бу гаиләгә булышучылар күп булган. Изге күңелле кешеләр әле дә акчалата ярдәм итүләрен дәвам итә.
Кайбычның барлык мәчет-мәхәлләләре дә әлеге игелекле гамәлгә теләп кушылды. Район мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, мәчетләрдә җомга көннәрендә акчалата ярдәм җыю оештырылган һәм барлыгы 75 мең сум акча җыелган. Әлеге акчаларны Илназның әнисе Алия Гарафетдиновага тапшырганнар. Алия ханым шушы саваплы эшкә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәтен җиткерә.
Илназга ярдәм һәрвакыт кирәк, булышырга теләүчеләр өчен Алия Гарәфетдинованың телефон номеры: 89274208346 (картага бәйләнгән).
Карта номеры: 2200530141640821 (Алия Рузалитовна Г.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев