Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгында яңа җитәкче
Торак-коммуналь хуҗалыгы директоры итеп Фәннур Нигъмәтҗанов билгеләнде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин коллективка яңа директор тәкъдим итте.
Фәннур Рәхимҗанович, Казан төзе леш техникумын тәмамлап, техник-төзүче белгечлеге алган. 2006-2013 елларда торак-коммуналь хуҗалыгында баш инженер булып эшләгән. Директор итеп билгеләнгәнче, шул юнәлештә эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән. Фәннур Нигъмәтҗановка 43 яшь, тормыш иптәше белән өч ул үстерәләр.
Альберт Рәхмәтуллин дүрт ел дәвамында коллектив белән җитәкчелек иткән Фәннур Зиннуровка рәхмәт әйтте. Әлеге тармактагы нәтиҗәле хезмәте өчен Мактау кәгазе тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев