Район мәдәният йортында күренекле совет актрисасы һәм опера җырчысы, ТАССРның беренче халык артисты, татар музыка сәнгате тарихында тирән эз калдырган Галия Кайбицкаяның 120 еллыгына багышланган зур юбилей кичәсе узды.
Бәйрәм җитәкчеләрне, мәдәният, әдәбият, сәнгать эшлеклеләрен, җырчының туганнарын, музей хезмәткәрләрен һәм район халкын бер залга җыйды. Әлеге тантана 21 майда — җырчының туган көнендә узды.
Галия Кайбицкая Казахстанның Уральск шәһәрендә туып-үсә. Аның әтисе мәгърифәтче, татар мәдәнияте елъязмасында әһәмиятле шәхес, якташыбыз, Кече Кайбыч авылыннан Мотыйгулла Төхвәтуллин була. Галия Кайбицкаяның әнисе Гыйззинас укымышлы, зыялы ханым буларак билгеле. Ул кызлар мәдрәсәсендә белем биргән, җырларга яраткан, матур тавышка ия булган. Бөек җырчы әнә шулай сәнгать мохитендә үскән. Галия Төхвәтуллина әтисенең туган җирен, Кайбычны сәхнә псевдонимы итеп алган.
Юбилей кичәсенә күпсанлы мөхтәрәм кунаклар җыелды. Алар арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Данир Натфуллин, язучы һәм әдәбият белгече Фоат Галимуллин, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Татарстан китап нәшрияты вәкилләре Ләйсән Миңнуллина һәм Рәмзия Шакирова, якташларыбыз — Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, «Сөембикә» журналының баш редакторы урынбасары Гөлнур Сафиуллина бар иде.
Бәйрәмгә җырчының оныгы — Сәйяр Айдаровның улы, Татарстанның халык рәссамы, Россия сәнгать академиясе академигы Ильяс Айдаров һәм тормыш иптәше Полина кайтты. Оныгы Вадим Ожеговның хатыны Алла, аларның улы Максим, Галия Кайбицкаяның оныгы Галина һәм аның ире Реналь Нәҗиповлар, уллары Руслан, хатыны Мария белән җырчының оныкчыгы Валерия катнашты.
Кичәне алып баручылар — балалар сәнгать мәктәбе директоры Энҗе Мингалиева һәм «Алдынгылар» хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесе Елена Краснова якташыбызның балалары турында да сөйләп узды.
Галия Кайбицкаяның өлкән улы — Сәйяр Айдаров — танылган архитектор, профессор, Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Галия Кайбицкая музеен төзүне башлап йөрүчеләрнең берсе. Икенче улы — медицина фәннәре докторы Ирек Әүхәдиев, яше олы булу һәм сәламәтлеге аркасында кичәгә кайта алмады, ләкин кайбычлыларга сәламнәрен һәм рәхмәт сүзләрен әйтеп җибәргән. Якташыбызның кызы — Рушания Ожегова, балалар табибы, «Мактау билгесе» ордены кавалеры иде, узган көздә вафат булган.
Кайбыч һәм Галия Кайбицкая — аерылгысыз ике күпер
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның сәламләү сүзендә җырчы якташыбыз белән чын күңелдән горурлану хисләре сизелде.
Ул Галия Кайбицкаяның исеме район тарихыннан аерылгысыз булуын әйтте:
— Безнең өчен Галия Кайбицкая татар мәдәнияте тарихындагы мәртәбәле исем генә түгел, ул — бөек шәхес. Бирегә аның туганнары, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре, якташларыбыз, төрле буын кешеләре җыелган. Бу күп нәрсә турында сөйли. Димәк, җырчы турындагы хәтер яши, буыннан-буынга тапшырыла.
Кайбыч районы һәм Галия Кайбицкая — бер-берсеннән аерылгысыз ике күпер. Якташыбыз әтисенең туган җиренең данын Татарстанга гына түгел, аннан читкә, еракларга таратты. Галия Кайбицкая аркасында Кайбыч районын Россиянең ерак төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә беләләр. Бүген без бөек җырчы турында гына түгел, ә көчле хатын-кыз, бик зур шәхес турында сөйлибез. Нинди нык холыклы, көчле кеше булган ул! Әлбәттә, монда гаиләсе, нәселе, әти-әнисенең тәрбиясе дә мөһим роль уйнаган. Ләкин күп нәрсә аның үзенә дә — талантына, тырышлыгына, характерына бәйле. Без аны һәрчак хәтерләячәкбез, мондый очрашуларны үткәрәчәкбез. Хәтер исән чакта — кеше мәңге яши, күңелләрдә саклана.
Истәлекләр китабы — якташларга бүләк
«Минем тормыш хәлләрем» китабын тәкъдим итү — кичәнең төп вакыйгасы булды. Галия Кайбицкаяның кулъязма җыентыгы — музейдагы иң кыйммәтле экспонатларның берсе. Чөнки ул авторның уй-кичерешләре, узган тормыш юлы турындагы хатирәләрне генә түгел, Галия апаның кулларының җылысын да саклый. Язмаларын китап итеп бастыру Галия апаның да, музей хезмәткәрләрең дә иң зур хыялы иде. Әлеге хыял район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, депутатыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов ярдәме белән тормышка ашты.
«Мең данә тираж белән басылган „Минем тормыш хәлләрем“ китабы Галия Кайбицкаяның эшлекле тынгысыз тормышын тулырак күзалларга ярдәм итәр һәм юбилее уңаеннан моңлы сандугачыбызның иҗатын яратучыларга, якыннарына, туганнарына бүләк булыр, дип ышанам», — дип яза китапны төзүче, Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Ләйсән Миңнуллинага Рәхмәт хаты тапшырды.
Китап халыкчан гади тел белән, чынбарлыкка, язма авторы үзе күргән-кичергәннәргә таянып, ихлас күңелдән язылган. Атаклы мәърифәтчеләр гаиләсендә, Камил Мотыйгыйлы, Тукайлы, Габдулла Кариевлы Уральскида үткән балачагы, иҗатташ дуслары Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчурин, Муса Җәлил, Сара Садыйкова, Ситдыйк Айдаров, Ильяс Әүхәдиевлар янәшәсендә яшьнәп үткән Казан чоры сәнгать эшчәнлеген бизәп торырлык дәрәҗәдә язылган, горурлану хисе белән сугарылган. Китапның тышлыгын җырчының оныгы, Татарстанның халык рәссамы Ильяс Айдаров ясаган портрет бизи.
— Миңа бу тормышта Галия Кайбицкаяның оныгы булып туу бәхете тәтеде. Әбием турындагы хәтерне кадерләп саклаулары өчен район башлыгына, кайбычлыларга, музей коллективына рәхмәтемне белдерәм. Кадерле кешем турындагы китапның тышлыгын ясау минем өчен зур дәрәҗә булды, — диде Ильяс Айдаров һәм музейга картинасын бүләк итте.
Ерак, ләкин шул ук вакытта күңелләргә якын Уральск шәһәреннән дә юбилей уңаеннан котлаулар килде. Биредәге Габдулла Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов Казахстаннан видеокотлау юллады, булачак сәхнә йолдызының балачагы һәм яшьлегенең бу шәһәрдә узуын әйтте.
Исеме алтын хәрефләр белән мәдәният тарихына кереп калган
Татарстан мәдәният министры урынбасары Данир Натфуллин Галия Кайбицкая шәхесенең республика күләмендәге әһәмияте турында сөйләде:
— Галия Кайбицкаяның исеме татар мәдәнияте тарихына алтын хәрефләр белән кереп калган. XX гасыр халкыбызга күп кенә күренекле шәхесләрне бүләк иткән. Алар арасында Галия Кайбицкая аерым урын алып тора. Ул бөтен күңелен биреп үз халкына һәм туган җиренә хезмәт итү үрнәген күрсәтте. Бөек Ватан сугышы вакытында да Галия Кайбицкая читтә калмаган. Ул, бомбалар, ут астында концертлар куеп, гомерен куркыныч астына куйган. Бу — биография фактлары гына түгел, чын патриотизм үрнәге. Галия Кайбицкая кырык елдан артык гомерен сәхнәгә, мәдәнияткә, яшьләрне тәрбияләүгә багышлаган. Без, хәзерге буын, аның исемен белергә, истәлеген саклау өчен барысын да эшләргә бурычлы. Мәдәнияткә, Галия Кайбицкая иҗатына, аның музеена игътибарлы булулары, хөрмәт белән караулары өчен район җитәкчелегенә рәхмәтлемен. Китап чыгарулары өчен Татарстан китап нәшриятына да рәхмәт сүзләрен әйтәм. Ләкин безне алда яңа бурычлар көтә. Күренекле шәхесне олылау юнәлешендә күп эшләргә тиешбез.
Җырчы сандугач белән якыннан аралашу бәхете насыйп булган
Язучы һәм әдәбият белгече Фоат Галимуллинның сүзләрен зал аеруча тын калып тыңлады.
Ул — Галия Кайбицкаяның соңгы 10-15 ел гомерендә аның белән якыннан аралашкан кеше.
— Бер чарада без Галия апа, академик Мансур Хәсәнов һәм башка кунаклар белән бер өстәл артында утырган идек. Галия апа шулчак: «Минем юбилей кичәсе якынлаша, ләкин әле һаман да чыгыш ясаучыларны таба алмыйбыз», — диде. Шунда Мансур Хәсәнов, миңа ишарә итеп: «Менә бит 1920-1930 еллар әдәбияты буенча белгеч», — диде. Галия апа гаҗәпләнде: «Чынлапмы? Менә бит, күктән эзләгәнне Раббыбыз җирдән бирде!». Танышубыз шулай башланды. Аннары ул дуслыкка әверелде. Галия апа кунакларны бик ярата иде. Миңа аның тәмле ризыкларыннан да авыз итәргә туры килде. Педагогия институтында декан булып эшли идем. Ә Галия апа ерак түгел, Профсоюзлар урамында яшәде. Ниндидер берәр ризык төрләндерсә, миңа шалтырата: «Фоат, син төшке ашка каядыр бүтән җиргә бармыйсың, безгә керәсең, мин әзерләдем», — дип әйтә иде. Галия апа бөек җырчы гына түгел, искиткеч кешелекле, зирәк шәхес иде. Ул һәрвакыт яшьләргә ярдәм итәргә өйрәтте, сәнгатькә яңа килүчеләргә киңәшләрен кызганмады. Аның һәр җыры, һәр роле халкыбызның күңеленә мәңгелеккә кереп калды.
Вафатына өч көн кала аның янына кердем. Галия апа инде сөйләшми, телдән калган иде. Ләкин мине таныды, янына утырдым. Кулымны алды һәм әңгәмә беткәнче җибәрмәде. Сөйләшү дә түгел инде ул, монолог булды. Бик кыен хәл икән ул. Син сөйлисең, ул җавап кайтара алмый, ләкин аңлый. Аңлавы күзләреннән күренде. Арып, кулымны җибәрде. Тагын керергә вәгъдә биреп, кайтып киттем. Насыйп булмады, өч көннән Галия апа мәңгегә күзләрен йомды.
Әдәбият, сәнгать әһелләре бергә җыелып, хөрмәтләп соңгы юлына озаттык. Безнең Галия апабызны шулай хөрмәтләп яшәүләренә кайбычлыларга зур рәхмәт.
Фоат Галимуллин Уральскида җырчының әтисе Мотыйгулла Төхвәтуллинның каберен тәртипкә китерүдәге ярдәмнәре өчен дә рәхмәтен әйтте.
— Уральскида Тукайга һәйкәл куюны оештыру йөкләнгәч, без Ренат Харис белән шунда бардык. Ул шәһәрдә Мотыйгулла хәзрәтнең каберен таптык, ул аяныч хәлдә иде. Аннан соң без, Кайбычка кайтып, ярдәм сорадык. 2001 еллар иде бу. Шул вакытта район башлыгы булган Җәүдәт Гаффаровка һәм аның урынбасары Рәмис Хәялиевка зур рәхмәт. Кайбычлылар ярдәме белән бүген Мотыйгулла Төхвәтуллинның кабере каралган һәм зур зиратта барысының да игътибарын җәлеп итәрлек хәлдә. Кайбычлылар һәрчак изге гамәлләр эшләргә омтыла, күңелләрендә ихласлык яши.
Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис үз чыгышында Галия Кайбицкая турында гына түгел, аның абыйсы хакында да сөйләде:
— Фоат Галимуллин Төхвәтуллиннар нәселе турында әйтеп узды. Ләкин мин тагын бер исемне атарга тиеш — Камил Мотыйгый. Бу гаҗәеп талантлы шәхес татар эстрадасына нигез салган. Ул чакта татар җырлары кичәләрдә, кечкенә мәҗлесләрдә генә башкарыла иде. Камил Мотыйгый аларны эстрадага алып чыкты. Безнең бурыч — мондый исемнәрне тарихка кире кайтару.
Ренат Харис шулай ук җырчының кулъязма дәфтәрләре турында сөйләде:
— Бервакыт Галия апа, яныма килеп: «Көндәлекләрем бар иде. Аларны соңыннан Уральскига тапшыр әле», — диде. Мин вәгъдә иттем, ләкин үтәмәдем. Еллар узды. Уральскига бардым, Төхвәтуллиннар йорты буйлап йөрдем. Һәм бервакыт уйлап куйдым: нигә бу дәфтәрләр монда китәргә тиеш соң? Кайбыч бар бит, нәселнең туган җире бар. Шуңа күрә мин бу көндәлекләрне 1998 елда Галия Кайбицкая музеена тапшырдым.
«Аны барысы да яратты»
Галия Кайбицкаяның оныгының хатыны Алла Ожегованың чыгышы да дулкынландыргыч булды. Ул җырчы тормышының соңгы тугыз елын аның янында үткәргән:
— Гаиләбез өчен Галия Кайбицкая халык артисты түгел иде. Ул барыбыз өчен дә әни булды, аны «маменька» дип йөрттек. Балалар, оныклары һәм мин — барыбыз да шулай эндәштек. Бүген, еллар узгач, янәшәдә нинди кеше яшәгәнен ныграк аңлыйм. Аны артистка буларак кына түгел, беренче чиратта үрнәк шәхес буларак бик яраттылар. Күршеләре, ишегалдында, Казанда, Татарстаннан еракта да яраттылар. Әниебез соңгы көннәренә кадәр актив тормыш алып барды, истәлекләр язды, хатлар алышты, чараларда катнашты. Бер очрак бигрәк тә исемдә калган. Чернобыль трагедиясеннән соң телевизордан марафон барды. Акча күчергән артистларны әйттеләр. Әни, кинәт кенә торды да, киенеп чыгып китте, аннары кире кайтты. Ул саклык кенәгәсендәге бөтен акчасын зыян күрүчеләргә күчергән булып чыкты. Менә шундый иде ул Галия Кайбицкая.
Җырчының оныгы Максим Ожегов әбисе турында аерым бер җылылык белән сөйләде:
— Мин бүген залда күп кенә мәктәп укучыларын күрәм. Үзем дә кайчандыр шундый кечкенә малай идем, әбием тәрбиясен алып үстем. Ул гел истәлекләр язды. Безгә журналистлар, артистлар күп килде. Буш вакыты булуга, янына йөгереп килеп: «Әби, әйдә уйныйк әле!» — дим. Ул, эшеннән аерылып, үтенечемне һәрвакыт тыңлый иде. Миңа аның янында һәрчак кызык булды. Елмаюын, якты, нурлы күзләрен бүгенгедәй хәтерлим.
Алла һәм Максим Ожеговлар туганнары исеменнән музей директоры Чулпан Камалиевага Рәхмәт хаты тапшырды һәм искә алу кичәсен оештырган өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.
«Кайбыч районы — талантлар учагы»
Галия Кайбицкаяның оныгының тормыш иптәше — Татарстанның атказанган укытучысы, отставкадагы полковник Реналь Нәҗипов та сүз алды.
Ул Җиңү паркында яшь армиячеләр өчен батырлык дәресе үткәргән.
— Мин хатынымны, шаяртып, син Галия Вәлиулла дип йөртәм. Ул баштарак үпкәли иде, вакыт узу белән ияләште, — диде ул һәм Галия Кайбицкаяның намуслы һәм гадел хезмәт итәргә дигән девизын искә төшерде.
Реналь Нәҗипов Галия Кайбицкаяны татар халкының сандугачы, ә Кайбыч районын талантлар учагы дип атады, тыныч күк йөзе, районыбызның чәчәк атуын теләде һәм җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде.
Сүнмәс хәтер
Әлеге кичә Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән Габдулла Тукай елына багышланган чаралар кысаларында һәм Галия Кайбицкаяның 120 еллык юбилеена әзерлек чаралары кысаларында узды. Тукайның олы шәхес булып танылуында Галия Кайбицкаяның әтисе Мотыйгулла Төхвәтуллинның зур роль уйнавын беләбез. Габдулла Тукайның 27 еллык гомеренең 12 елы Уральскида узган. Анда ул «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә белем ала, русча укырга өйрәнә, шигърияттә беренче адымнарын ясый. «Тукай Тукай булмас иде Мотыйгулла булмаса» дигән тирән мәгънәле сүзләр юкка гына әйтелмәгән.
Бу Рәмис Хәялиев һәм Рәмис Закиров сәхнәләштергән күренештә дә ачык күренде.
Галия Кайбицкаяның 120 еллыгына Мотыйгулла Төхвәтуллинның туганнары — Урмайдан Равия Чумарова, Кече Кайбычтан Зөлфәт Лотфуллина, Равилә Гарифуллина да килгән иде. Алар Уральскида дан казанган Мотыйгулла аганың ничек итеп, нинди юллар үтеп мулла булуы турында сөйләде.
1923-1933 елларда Галия Кайбицкая Татар академия театры сәхнәсендә чыгыш ясый. Ул Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи һәм башка авторларның әсәрләрендәге рольләрне башкара. Ун ел дәвамында актриса егермедән артык пьесада һәм музыкаль драмаларда уйный. Алар арасында Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», «Асылъяр», «Ак калфак», Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», Таҗи Гыйззәтнең «Наемщик», Шәриф Камалның «Ут» әсәрләре бар. Юбилей кичәсендә Галиәсгар Камал театры артистлары Рәйхан Габдуллина һәм Рәшит Әхмәдуллин "Зәңгәр шәл«дән Мәйсәрә һәм Булат җырын башкарды.
Галия Кайбицкая — Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил либреттосына язылган «Алтынчәч» операсында әлеге рольне беренче башкаручы. Алтынчәч образы Җәлил тарафыннан нәкъ менә Кайбицкая өчен, аның нәфислеге, вокаль мөмкинлекләре һәм иҗади потенциалы исәпкә алынып тудырылган.
Балалар сәнгать мәктәбенең укытучы-укучы фортепиано ансамбле — Русалина Гыйрфанова һәм Ангелина Осипова «Алтынчәч» операсыннан өзек башкарды.
Алдарак әйтелгәнчә, Бөек Ватан сугышы елларында Галия Кайбицкая киңкырлы концерт эшчәнлеге алып бара. Хәрби частьләрдә, госпитальләрдә, алгы сызыкта чыгыш ясый. Фронтка сәфәрләренең берсендә җырчы яралана. Күрсәткән батырлыгы өчен аны дәүләт бүләгенә тәкъдим итәләр.
Ульянковоның «Рябинушка» халык фольклор коллективы хәрби романтика символына әверелгән «Смуглянка» җырына театральләштерелгән күренеш белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасының атказанган артисты Алиса Мамина туган илне ярату турындагы «Над Россией моей» җырын башкарды.
Галия Кайбицкая, татар операсына нигез салучыларның берсе булып, татар музыкасы сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертте. 1968 елда ул лаеклы ялга чыкты. «Почет билгесе» һәм «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденнары белән бүләкләнгән, Казан шәһәре һәм район Советларына депутат итеп сайланган. Ләкин, иң кыйммәтлесе, халыкыбызның чиксез мәхәббәтен казанган.
Кабатланмас моң, үзенчәлекле тавыш иясе Галия Кайбицкаяның тормышы — тулы бер чор чагылышы ул. Халкыбыз хәтереннән мәңге җуелмас сандугачыбызның нәсел тамырлары сакланган төбәгендә аны онытмыйлар. Республикабызның мәдәни тормышында зур эз калдырган Галия апабызны Кайбыч зурлый, олылый.
Нет комментариев