Узган атнаның пәнҗешәмбесендә балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында «Кайбыч районында 2026 елның 1 июненә авыл хуҗалыгы тармагының торышы» дигән темага киңәшмә үтте.
Ул белгечләр, КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләре, сөт җыючылар катнашында узды.
Киңәшмәне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды.
— Быелгы язгы кыр эшләре вакытында озакка сузылган коры, эссе көннәр өстәмә кыенлыклар тудырды, дым булмагач, орлыклар озак тишелде. Терлекчелек тармагында Кайбыч үсешен дәвам итә. Хәзерге вакытта районда 100 тоннадан артык сөт савыла. Ирешелгәннәр белән генә чикләнмибез, күрсәткечләр арта бара. Киләсе елга без тулаем көнлек савымны 150 тоннага җиткерергә планлаштырабыз, — диде Альберт Рәхмәтуллин. — Районга төрле йогышлы авырулар үтеп керүдән сакланырга кирәк. Ветеринария берләшмәсе бу юнәлештә максатчан эш алып бара. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә без республика җитәкчелегенең, министрлыкның даими ярдәмен тоеп эшлибез.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов барлык күрсәткечләр буенча Кайбыч районының рейтингта 21 урында булуын әйтеп узды.
— Соңгы елларда Кайбыч районында икътисади яктан үсеш күзәтелә. Бу — инвестицияләр белән нәтиҗәле эшләүнең матур нәтиҗәсе, — диде ул. — Республикада шәхси хуҗалыкларда сыерларның баш саны кимү күзәтелә. Мал асраучыларга дәүләт тарафыннан субсидияләр дә бирелә, югыйсә. Без авылны саклап калырга тиеш. Республикада крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүче дәүләт программалары эшли. Район башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы идарәсе, авыл җирлекләре бу юнәлештә халык арасында аңлату эшләре алып барырга бурычлы.
Министр урынбасары СВО ветераннарын эш белән тәэмин итү, үз эшләрен башлаучыларга дәүләт ярдәме турында сөйләде. Казан шәһәрендә үткәрелүче ярминкәләрдә даими катнашучы фермерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Марат Абдуллин шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында чыгыш ясады.
— Авыл халкына дәүләт ярдәме, грантлар турында без халык арасында аңлату эшләрен тиешенчә алып бармыйбыз әле. Махсус хәрби операция ветераннары үз эшләрен башлап җибәрү өчен дәүләт программалары буенча 30 миллион сумга кадәр грант алу мөмкинлегенә ия, — диде Марат Абдуллин. — Хәзерге вакытта грант алу тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Элек фермер грант алганнан соң гына тиешле документлар җыелмасын тапшыра иде, хәзер, киресенчә, документларны карагач кына грант акчасы бирелә. Бу акчага техника, терлек, терлекчелек объектлары сатып алырга, төзелеш алып барырга була. Бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр үсентеләр, башка кирәк-ярак сатып алу мөмкинлегенә ия.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов продукция җитештерүдәге эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
Киңәшмәдән соң, «СЛ-Молоко» җәмгыяте һәм «Йолдыз» кооперативы эшчәнлеге белән таныштылар.
Нет комментариев