Кайбычның “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгенә яңа директор билгеләнде
“ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры итеп Рөстәм Баһавиев билгеләнде. Ул моңарчы Федоровскоеда урнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры булып эшләде.
Рөстәм Илгизәровичның безнең районда хезмәт юлы 2003 елда социаль яклау бүлегендә башланган. Больничная касса, иминият кампаниясе директоры, район Советы һәм башкарма комитетында бүлек начальнигы, контроль-исәп палатасы рәисе, ТР Үзәк сайлау комитеты каршындагы “Сайлаулар” автоматлашлырылган дәүләт системасы белгече булган.
Рөстәм Баһавиевка 45 яшь, өйләнгән, кызы һәм улы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев