Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Республика көненә багышланган бәйрәм уза

29 августта Олы Кайбычның “Имәнлек” паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм үткәрелә.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйрәм 17.00 сәгатьтә башланып китә. Программа һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп төзелгән. Бу көнне “Җырлый торган авыл” бәйгесе җиңүчеләре дә билгеле булачак, үзешчәннәр дә чыгыш ясый. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев кайбычлыларга һәм район кунакларына үзенең матур җырларын бүләк итәчәк. Балалар өчен аттракционнар эшли, оешмалар командалары арасында спорт ярышлары үткәрелә, сәүдә оештырыла. Соңыннан бәйрәм салюты һәм дискотека була. 6+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев