Кайбыч каратэчылары уңышлары белән сөендерде
Районыбызның “Салават күпере” спорт- сәламәтләндерү комплексында карате секциясе ике ел элек кенә эшли башлаган иде. Шуңа карамастан, безнең яшь каратэчыларның уңышлары да бар.
9 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең “Ватан уллары” төбәк үзәгендә Ватан Геройлары көненә багышланган каратэ буенча шәхси, команда беренчелегенә турнир үткәрелде. Әлеге турнирда Россиянең биш төбәгеннән, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Буа шәһәрләреннән, Апас, Кайбыч районнарыннан 180нән артык яшь спортчы катнашты.
Кайбыч районы данын яклап, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владислав Васильев җитәкчелегендә Олы Кайбыч урта һәм Колаңгы төп мәктәпләре укучылары катнашты. Төрле яшь категориясендә спорт осталыгы күрсәтеп, Никита Феногентов – беренче, Николай Феногентов, Никита Козлов – икенче, Владислав Козлов – өченче урыннарны яулады. Командалар беренчелегендә безнең спортчылар призлы өченче урынны алды. Бу уңышлары белән яшь каратэчыларны һәм аларның тренерларын ихлас котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев