Кайбыч полициясенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы штрафны вакытында түләмәгән очракта нинди чаралар күреләчәге турында сөйләде
Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексы нигезендә, административ штраф бу хактагы карар көченә кергәннән соң алтмыш көн эчендә түләнергә тиеш. Бу турыда Кайбыч полициясенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Тимершин хәбәр итте.
Тиешле административ штрафны вакытында түләмәсәң, шул сумманы икеләтә түләргә туры килә. Өстәвенә, ул сумма 1 мең сумнан да ким була алмый. Яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салалар яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкарырга туры киләчәк.
Узган ел полиция хезмәткәрләре тарафыннан штрафларын вакытында түләмәгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата 144 административ материал төзелгән. Әлеге эшләрне карау нәтиҗәсендә суд штраф түләмәүчеләрне кулга алу турында 14 карар кабул итте, 99 кеше штрафка, бишесе мәҗбүри эшләргә тартылды. Штрафларны түләмәүче машина йөртүченең Россия чикләреннән чыгу хокукы чикләнергә яки ул транспорт белән идарә итү хокукыннан вакытлыча мәхрүм ителергә мөмкин. Автомобиль белән идарә итү хокукларын вакытлыча чикләүне бозган өчен 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки бер елга кадәр транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
Әҗәт түләтүнең мондый формасы да кулланыла: транспорт чарасына арест салына, соңрак ул бурычны түләтү өчен сатылырга да мөмкин. 10 мең сумнан артык бурычы булган машина йөртүчеләрнең транспорт белән идарә итү хокукы чикләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев