Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Халыкара өлкәннәр көне белән котлый

1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

«Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары,тыл хезмәтчәннәре, барлык өлкәннәребез! Район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән Халык ара өлкәннәр көне белән тәб рик итәм! Сезнең буынга авыр сынаулар һәм югалтулар аша узарга туры килде. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы күтәрелеш чоры, халык хуҗалыгы объектларын торгызу, илнең икътисадый һәм мәдәни куәтен ныгыту еллары. Тарихи традицияләрне һәм буыннар алмашын саклап калып, нәкъ менә сез, үзегезнең аяусыз һәм тырыш хезмәтегез белән бүгенге – балаларыгыз һәм оныкларыгыз горурлана торган тормышны төзедегез. Күбегез, лаеклы ялда булсагыз да, эшләвегезне дәвам итәсез, җәмәгать эшләрендә һәм яшьләрне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүдә актив катнашасыз. Әлеге бәйрәм аша без сезгә, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә, илебез, туган республикабыз, туган җиребез һәм аның килер буыннары хакына башкарган эшләрегез өчен ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Өлкән буынга хөрмәт, аларның ихтыяҗ ларына әһәмият бирү районыбызда алып барыла торган социаль сәясәтнең төп юнәлеше булып кала. Пенсия яшендәге кешеләргә лаеклы тормыш тәэмин итү өчен күп чаралар күрелә. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеге камилләштерелә һәм аларның матди-техник базасы ныгытыла, социаль ярдәм һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелә. Ветераннарның иҗтимагый оешмалары актив эшли, иҗади чыгышлар, спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла. Алга таба да өлкән буын үзен һәрьяклап бәхетле итеп тойсын өчен бөтен көчебезне куярбыз. Сәламәтлек, иминлек, бәхет телим, якыннарыгызның, туганнарыгызның җан җылысын һәм игътибарын тоеп, озак яшәгез. Бу көнне мин район халкына мөрәҗәгать итеп, өлкән буынга карата ихтирам, кайгырту күрсәтү әһәмиятлеге турында искәртергә телим. Аларга карата игътибарлы, кайгыртучан караш һәрберебез өчен көндәлек кагыйдәгә әверелсен иде. Мәрхәмәтлелек, игелеккә саранланмагыз, йомшак күңелле, шәфкатьле, рәхимле булыгыз! Бәйрәм белән!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев