Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы төзелеш эшләре һәм капиталь ремонт барган объектларны карады

Районыбызда төзелеш-төзекләндерү эшләре ел әйләнәсе туктап тормый. Хәзерге вакытта да алар берничә урында берьюлы алып барыла.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов белән берлектә, төзелеш эшләре һәм капиталь ремонт барган объектларны карады. Беренче көнне алар Кошмандагы мәдәният йортында булды, Олы Урсакта күпфункцияле үзәк төзелеше белән танышты. 
Кошманда авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина каршы алды. Иң элек буаны карадылар. Анда күптән түгел су агу өчен өстәмә торба куйганнар. Лилия Сафина әйтүенчә, кошманлылар мәдәният йортына капиталь ремонт турында күптән хыялланган һәм әлеге мәсьәлә халык җыенында да бер генә тапкыр күтәрелмәгән. 
– 1976 елда төзелгән ике катлы бина берьюлы ике программага кертелде. Хөкүмәт “Авыл мәдәният йортларын капиталь ремонтлау” программасы буенча 3,5 миллион сум, “Авыл җирлекләре биналарын капиталь ремонтлау“ программасы буенча 618 мең 400 сум акча бүлеп бирде, – диде авыл җирлеге башлыгы. 
“Заман” җәмгыяте төзүчеләре мәдәният йортын ремонтлауга февральнең беренче ункөнлегендә керешкән. Бинаның эче ремонтланып беткән диярлек, тамаша залына утыргычлар куеп, сәхнәгә пәрдә эләсе генә калган. Тиздән почта бүлекчәсе һәм китапханә урнашкан икенче катта да төзекләндерү эшләре тәмамланачак. Төзүчеләрнең керү юлын ясап, су кертәсе калган. Бинаның тирә-юне дә ямьләнәчәк: кар эрүгә үк, аны профнастил рәшәткә белән әйләндереп алачаклар, брусчатка җәячәкләр. Җитәкчеләр ремонт эш­лә­ренең сыйфаты белән танышты. Район башлыгы киңәш һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Фирдүс Әхмәтов һәм төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән мәдәният йортын тышлау мөмкинлеге турында да сөйләштеләр, чөнки республикадан бирелгән акча моңа җитми. 
Чираттагы объект – Олы Урсактагы 100 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәк. Ул шулай ук дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында төзелә. Моның өчен республика бюджетыннан 12 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Күпфункцияле үзәк төзелеше өчен элеккеге балалар бакчасы урынын сайлаганнар, ул 1887 елда мәчет һәм мәдрәсә буларак төзелгән хәзерге мәдәният йорты каршында урнашкан. 1974 елда аңа янкорма эшләгәннәр. Анда 250 урынга исәпләнгән клубтан тыш авыл җирлеге Советы һәм китапханә дә урнашкан. Төзелештә ике бригада – ташчылар һәм балта осталары хезмәт куя, ремонт гыйнвар уртасында башланган. Кышкы салкыннарда измәсен изгәннәр, бинаның стеналарын да өйгәннәр. Бу эшләр инде беткән диярлек. Балта осталары түбәсен ясарга керешкән. 
Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин әйтүенчә, апрель уртасында аны ябып бетерергә тиешләр. Район башлыгы белән очрашуда төзелеш материаллары, аерым алганда, кирпеч кайтарту турында сөйләштеләр. Күпфункцияле үзәк төзелеше Сабантуй бәйрәменә тәмамланырга тиеш. Авыл халкы яңа һәм якты, җылы һәм заманча бинаның ачылуын зарыгып көтә. Анда мәдәният йорты, авыл җирлеге Советы, китапханә һәм поч­та бүлекчәсе урнашачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы төзелеш эшләре һәм капиталь ремонт барган объектларны карады