Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин: "Халыктан 20 тоннадан артык бәрәңге җыелды"

Мәхтәсибебез Дамир Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, быел районыбыз мәчетләрендә халыктан 20 тоннадан артык бәрәңге җыелган. Кайбыч районы мөхтәсибәте җыелган гошерне озату өчен йөк машиналары белән ярдәм иткән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, әлеге изге эштә катнашкан барлык район халкына, авыл имамнарына, волонтер егетләргә олы рәхмәтен белдерә һәм изге догада кала.

Авыллардан җыелган гошер сәдакасының бер өлеше 23 сентябрьдә Казан шәһәрендәге “Ярдәм” мәчетенә озатылды, икенче өлеше Федоровское авылындагы Картлар һәм инвалидлар йортына тапшырылды. Калган бәрәңге “Ярдәм” мәчетенә озатылып бетәчәк. «Бу мәчет респуб ликабызда мөмкинлекләре чикле буган кешеләрне ел дәвамында сәламәтләндерү һәм белем бирү эшчәнлеге алып бара. Анда Татарстаннан гына түгел, ә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән бик күп кешеләр дәва һәм рухи ризык ала», –диде Дамир хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев