Кайбыч районы мәктәпләрендә ремонт эшләре бара
1 сентябрьдә мәктәпкә барган көнен кайсыбыз гына хәтерләми икән!? Өстәге өр-яңа форма, кулдагы яңа сумка белән генә түгел, буяу исе аңкып торган класс-коридорлары белән дә күңелдә саклана ул. Мәктәп ел саен укучыларын матурланып, үзгәреп каршы ала. Хәзерге вакытта мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү буенча районда тулы куәтенә эш бара. Әлеге мәсьәлә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин контролендә. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белән бергә ул барлык мәктәпләрне дә карап чыкты. Җәйге каникуллар әле яңа гына башланган кебек иде, баксаң, инде аның яртысы узып та киткән.
Мәктәпләрдәге ремонт барышы турындагы мәгълүматны башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Илшат Габидуллиннан алдык.
– Хәзерге вакытта Иске Чәчкаб, Мәлки, Чүти мәктәпләрендә ремонт эшләре бара. Аларда ремонт Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән алып барыла. Чүти урта мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелә, анда мәктәп тышкы яктан җылытылып, металл сайдинг белән тышлана, түбәсе, тәрәзәләре, эчке якта ишекләре, идәннәре алыштырыла. Мәлки төп мәктәбе тышкы яктан җылытыла, тышкы ягы шулай ук металл сайдингтан булачак, – диде ул.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы араларда Чүти мәктәбендәге ремонт белән кабат танышып кайтты. Биредә төзүчеләр барлык тәрәзәләрне пластикка алыштырган, электр, янгын сигнализациясе үткәргечләрен яңарткан, ике катта да идәнгә ламинат түшәлә.
Иске Чәчкаб төп мәктәбендәге ремонт белән танышып кайттык. Безне мәктәп директоры Айдар Хәсәнов каршы алды.
– Мәктәбебезгә 1995 елда нигез салынып, 1997 елда файдалануга тапшырылган иде. Шул еллардан бирле без анда гел косметик ремонт кына үткәреп килдек. Дөрес, 2011 елда мәктәпнең унбер тәрәзәсен, узган ел спорт залы тәрәзәләрен пластикка алыштырган идек. Соңгы елларда яңгырлар вакытында түбәсеннән су үтә башлады, көчле җил вакытында түбәсен җил күтәрә иде, – диде ул. – Әлеге проблема белән район башлыгына мөрәҗәгать иттем һәм мәсьәлә уңай хәл ителде. Хәзерге вакытта мәктәптә тулы көченә ремонт бара. Төзүчеләргә теләк-фикерләребезне дә җиткереп торабыз, төзекләндерү эшләренең вакытында һәм сыйфатлы башкарылып чыгасына ышанабыз. Шушы көннәрдә коллектив көче белән мәктәп эчендә косметик ремонт башлап җибәрәбез.
Укучыларга тугыз класс белем бирүче әлеге мәктәпне узган уку елында ун укучы тәмамлаган булса, быел беренче класска ике генә укучы керә. Монда да бар теләкләре: авылларда балалар күбрәк тусын да, белем йортлары беркайчан да ябылмасын.
– Бакчада да яшелчәләр, җиләк-җимеш мул өлгерде. Ел дәвамына җитәрлек күләмдә яшелчә үстерәбез, җиләк-җимеш кайнатмалары запасы булдырабыз. Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, без биш ел инде үз бакчабызда карбыз үстерәбез. Алар нәкъ яңа уку елы башланган вакытка өлгерә, укучылар бер айлап ашханәдә карбыз белән сыйлана. Укытучылар җитәрлек, бу яктан проблема юк, – диде директор.
Эшчеләр Илнар Фәттахов, Илдар Вилданов, Владимир Жирков һәм Сергей Алексеевны берләштергән бригада ремонтны өч атна элек башлаган.
– Беренче көннәрдә мәктәпнең нигезен ныгыттык, егермедән артык тәрәзәне пластикка алыштырдык, бинага керү баскычларына брусчатка беркеттек, хәзер түбә калаен алыштырабыз, түбәдән су агу җайланмалары урнаштырабыз, фасады ремонтланачак. Эшебезне август урталарына кадәр тәмамларбыз дип торабыз, – дип эш барышы белән таныштырды Владимир Жирков.
Хәзерге вакытта район мәктәпләренең барысында да диярлек агымдагы ремонт эшләре бара. Хуҗа Хәсән, Колаңгы, Олы Подберезьеда ул тәмамлаган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев