Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Корстонда узган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм «Йолдыз» кооперативы технологы Гөлназ Щукина катнашты.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган җыенның беренче көнендә авылның милли гореф-гадәтләрен һәм яшәү рәвешен саклап, бизнесны ничек алып барулары турында сөйләделәр. Россиягә санкцияләр кертелгән хәзерге чорда , илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе аеруча актуаль булып кала. Фермерларның мөмкинлекләре күп, алар кибет киштәләрен азык-төлек белән тулыландыра ала. «Авыл эшкуарлары җитештергән продукцияне эшкәртү һәм сату мәсьәләләре" дигән дискуссия мәйданчыгында Чүтидә «Йолдыз» кооперативы технологы Гөлназ Щукина чыгыш ясады.
– Кооператив – анда хезмәт куючыларның уртак эшчәнлегенә нигезләнгән икътисади предприятие, – диде ул. – Узган елның көзендә эшли башлавыбызга өч ел булды. Бу предприятие өчен күп вакыт түгел. Без әле үсеш стадиясендә генә. Үз урыныбызны табарга тырышабыз, яңа технологияләрне өйрәнәбез, ассортиментны киңәйтәбез. Иң мөһиме – даими клиентыбызны булдырырга омтылабыз. Шулай да эшебездә уңай нәтиҗәләр бар. Авыл халкы безгә ышаныч белдерде. Кооперативны ачканда аңа өч крестьян-фермерлык хуҗалыгы һәм 13 шәхси ярдәмче хуҗалык кергән булса, бүген безнең сафларда 295 пайчы исәпләнә.
Гөлназ Чүти авыл җирлегенең шәхси секторда эре мөгезле терлек һәм сыерлар саны буенча районда беренче урында булуын билгеләп үтте. Бу җирлеккә кергән Олы Тәрбит авылында да һәр йортта диярлек мал-туар асрыйлар. Биштән башлап, 15әр баш сыер асраучылар бар. Гөлназ Щукина фикеренчә, шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтне сатуда проблема булмаса да, итне урнаштыру авыргарак туры килә. Аны күпләп сатып алган вакытлар узды, хәзер итне беткәннән беткәнгә генә алуны хуп күрәләр. Сер түгел, соңгы елларда әзер ярымфабрикатлар сатып алуга өстенлек бирәләр. КФХ пайчыларының берсе Рамилә Щукинаның сугым цехы бар. Шуңа күрә аларның ит сату белән генә чикләнәсе килмәде. Берничә фикердәш белән берләшеп, авыл хуҗалыгы кооперативын булдырдык. Кооперативны район тарихында иң алдынгы хуҗалыкларның берсе булган элеккеге «Йолдыз» колхозы исеме белән атадык.
– 2018 елның декабрендә без авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү программасы буенча биш миллион сум күләмендә грант оттык. Грант акчасына ит эшкәртү буенча модульле завод сатып алдык. 2019 елның апрелендә аны кулланышка керттек. Проектның бәясе 9 миллион 600 мең сум тәшкил итте. Җитештерү күләме тәүлегенә 500 килограмм тәшкил итә. Әлегә без тиешле нәтиҗәгә барып җитә алмадык. Яңа технологияләр эзлибез, сату базарларын үзләштерәбез. Кооперативта алты яңа даими эш урыны булдырылды, – диде Гөлназ Щукина.
Эшкәртү цехында үз чималларыннан көн саен иттән ярымфабрикатлар, казылык җитештерәләр. Алар үз сатып алучыларын тапкан. Продукцияләре район кибетләрендә һәм Казан шәһәрендә узучы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла. Барлык продукцияләре дә хәләл сертификатына ия. Бу эштә ТР Икътисад министрлыгы каршындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды зур булышлык күрсәткән. Чүти авылы уңганнары җитештергән тәмле ризыкларны Казан, Кама Тамагы, Югары Ослан районының Макыл һәм күрше Чувашия Республикасының кибетләреннән сатып алырга мөмкин.
Узган елның җәендә без икенче дәрәҗәдәге «Туган як» кооперативы әгъзалары булдык. Аның аша да үз продукциябезне сатабыз. Ассортиментны киңәйтү өчен чимал базасын арттырырга кирәк. Бу максат белән 2021 елда мин яшь фермерлар өчен «Агростартап» программасында катнаштым. Конкурска ныклап әзерләндем. Моның өчен Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» федераль масштаблы мәгариф проектында «Фермер хуҗалыгы агробизнесы» программасы буенча укыдым. Уку нәтиҗәләре буенча «Фермер гранты» конкурсында өч җиңүченең берсе булдым һәм Россельхозбанктан 345 мең сум күләмендә грант алдым. Бу акчалар Агростартапка беренчел кертем итеп файдаланылды, – диде Гөлназ Щукина, һәрьяклап ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдереп. – Илле баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән конкурс проекты белән, авыл хуҗалыгы кооперативы пайчысы буларак, 3 миллион 900 мең сумлык грант оттым. Шуның 1 миллионы кооперативның бүленми торган фондына, «ГАЗель» машинасы сатып алуга керде. Безгә еш кына «Кооперативка эшләргә кыенмы?» дигән сорау бирәләр. Фермерлар физик хезмәткә күнеккән, безне күп вакыт документлар белән эшләү куркыта дип җавап бирәбез без. Ләкин бу өлкәдә дә яхшы ярдәмчеләр һәм укытучылар табылды. Ул – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү компетенциясе үзәге.
Эшмәкәрләр җыенын Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты "Россия татар авыллары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырды. Чарада илебезнең 39 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан, 800 кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре катнашты. Өч көн дәвамында катнашучылар эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, хезмәттәшләре җитештергән продукция белән танышты, алга таба үсеш юллары турында фикер алышты. Җыенда продукция һәм халык һөнәрчелеге товарлары җитештерүчеләрнең күргәзмә-ярминкәсе, пленар утырыш узды, дискуссия мәйданчыклары эшләде. Эшмәкәрләр, Буа районындагы татар авылларына барып, фермерлар эшчәнлеге белән танышты. Алар ат һәм кош-корт үрчетү, җиләк культуралары үстерү, кондитерлык эше һәм тегү буенча уңышлы тәҗрибә күрсәтте.
Эшмәкәрләр җыенында кабаттан Сабантуйларны үткәрә башлау, интернет-сәүдәне көчәйтү, «Үрнәк татар авылы» бәйгесен оештыру турында да сүз булды.
Нет комментариев