Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, утын өчен субсидия-ташлама алырга мөмкин

Тиздән көз җитә, димәк, ягулык сезоны башланачак. Безнең районда күпчелек йортлар газлаштырылган, шуңа күрә аларга ягулык сезонына махсус әзерләнергә кирәкми. Район социаль яклау бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бездә, объектив сәбәпләр аркасында, йортларына газ кермәүчеләр дә бар. Андыйлар өчен җәй — ул әле кышка утын әзерләү чоры да. Моның чыгымнар сорый торган хезмәт икәнлеген барыбыз да белә. Өйләрен утын ягып җылытучы аерым категория гражданнарның субсидия-ташлама алырга хокуклы булуын барысы да белми

Район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева әйтүенчә, 2010 елда матди ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре мондый категория гражданнар турында мәгълүмат туплаган. Шуннан бирле шактый вакыт үткән, үзгәрешләр дә булмый калмаган. Үз карамагындагы гаиләләрнең һәм әби-бабайларның өйләренә баргач, социаль яклау бүлеге белгечләре субсидия-ташлама алу хокукына ия булып та, аннан бер тапкыр да файдаланмаучыларны ачыклыйлар. Мәсәлән, күптән түгел, Кыр Буасында яшәүче икенче төркем инвалид булган ханымның мондый субсидия алучылар исемлегенә кермәве билгеле булды. «Авыл җирлекләре хезмәткәрләре, һәр хуҗалыкны игътибар белән өйрәнеп, йортын утын ягып җылытучыларны ачыкласын һәм бу хакта безгә хәбәр итсеннәр иде», – диде Чулпан Камалиева. 
– Утын өчен субсидия­-ташлама кемнәргә бирелә соң? 
– Инвалидлар, хезмәт ветераннары, аз керемле һәм күп балалы гаиләләр мондый төр дәүләт ярдәмен алу хокукына ия. 
– Субсидия ничек исәп­ләнә? 
– Ягулык алу өчен түләүгә тотылган чыгымнарның ташламага ия кешегә туры килгән өлешенә 50 процент субсидия-ташлама бирелә. Ул елга ике тапкырдан да күбрәк түләнми. Аны алу өчен сатып алынган утынга счет-фактураны күрсәтергә кирәк. Субсидия­-ташламаның күләмен билгеләгәндә ваклап сатудагы максималь бәя һәм каты ягулыкны куллану нормативы исәпкә алына. Алар Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнә. Бүгенге көндә 1 куб метр өчен бәя 447 сум тәшкил итә, бер хуҗалык өчен куллану нормативы – 10 кубик метр. Шул рәвеш­ле, субсидиянең куллану нормативының яртысына гына түләнүен исәпкә алсак, ул 2235 сумны тәшкил итә. 
– Субсидия-ташламаны ничек алырга? 
– Шәхси заттан утын сатып алганда сатып алучы һәм сатучы арасында расписка төзелә. Әлеге документ белән яшәү урыны буенча теркәлгән авыл җирлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Расписка нигезендә анда социаль яклау бүлегеннән субсидия-ташлама алу өчен белешмә бирәчәкләр. 
Сорауларга җавапны 2-11-13 номеры буенча алырга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев