Кайбычның игенчеләре уракка төште
“Дубрава” җәмгыятенең икенче-өченче филиалларында көзге культураларны урып- җыюга керештеләр. Мәлки авылы янындагы 173 гектарлы көзге бодай кырында уңышын суктыра башладылар. Районда беренче булып урып- җыю эшен тәҗрибәле механизатор, ел саен комбайнчылар арасында барган ярышта алдынгылар сафында атлаучы Альберт Лазарев башлады.
Ул эшләгән кырда бер юлы алты комбайн эшли.
Арыслан авылындагы 101 гектарлы көзге бодай кырын дүрт комбайн иңли. Биредә эшне беренче булып Илшат Зиадиев башлап җибәргән. Филиал агрономы Рәис Мингазиев әйтүенчә, бу кырда һәр гектардан уртача 26 центнер уңыш чыга. Хәерле сәгатьтә – игенчеләр! Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев