Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә директор алышынды

Гөлнар Җиһаншинаның үз теләге белән әлеге вазифадан китүе сәбәпле, җитәкче итеп Алсу Миңнуллина билгеләнде. Аны коллективка башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тәкъдим итте.

Федоровское мәктәбендә музыка укытучысы һәм педагог-оештыручы булып эшләгән Алсу Миңнуллина, Тәтеш педагогия көллиятен тәмамлап, музыка укытучысы белгечлеген, соңрак югары белем алган. Төрле чараларда актив катнаша, оештыру сәләте көчле. «Кулга-кул тотынып, бер йодрык булып хезмәт иткәндә генә, нәтиҗәгә ирешербез, мин сезнең тәҗрибәгезгә һәм ярдәмегезгә таянам», - диде ул, коллектив алдында ясаган чыгышында.
Фатыйма Бикбова 2011 елдан бирле балалар сәнгать мәктәбендә директор булып эшләгән Гөлнар Җиһаншинага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм шәхсән үз исеменнән рәхмәт белдерде.
- Гөлнар Дамировна биредә җитәкчелек иткән җиде ел эчендә шактый эшләр башкарылды. Бердәм коллектив туплады, балаларда музыкага мәхәббәт уятты. Ул әлеге коллективта педагог булып кала, киләчәктә дә шулай дус-тату булып, балаларга музыкаль белем бирерсез дип ышанам, - диде ул.
Фортепиано классы укытучысы Резедә Хисамова элеккеге җитәкчеләренә коллектив исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә директор алышынды