Хәбәрләр
Кайбыч егетләре татар-башкорт милли көрәше чемпионатында катнашты
Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов хәбәр иткәнчә, Казанда татар-башкорт милли көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Анда республиканың барлык районнарыннан да иң көчле көрәшчеләр җыелды.
Бу чемпионатта Кайбыч муниципаль районы җыелма командасы да катнашты. Анда Кече Мәме, Мәлки, Кошман һәм Колаңгы авыл җирлекләре көрәшчеләре бил алышты. 90 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чыгыш ясаган Кече Мәме авылы егете Владимир Токсаров яхшы нәтиҗә күрсәтте. Әлеге чемпионат елның соңгы турниры булды. Февральдә Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәреләчәк турнирдан яңа сезон башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев