Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында авыл хуҗалыгы техникасын кышка саклауга куюны бәяләделәр

"Арбаңны кыштан, чанаңны җәйдән әзерлә" дигән әйтемне истә тотып эшли районыбыз механизаторлары. Алар кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы техникасын, көздән үк ремонтлап, кышка саклау­га куя.

Авылда ел әйләнәсе эш бетеп тормый ул. Игенчеләр дә, уракны тәмамлап, игенн­нәрне амбарларга урнаш­тырганнан соң, киләсе ел уңышы турында кайгырта башлый, техника ремонтлый. Хезмәтләрен ел саен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы буенча төзелгән махсус комиссия бәяли. Әле шушы араларда гына бездә техниканы кышка саклауга кую һәм машина-трактор паркларында ремонт барышы буенча үзара тикшерү узды. "Татагрохим" җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин рәислегендәге комиссия үз эшен Хуҗа Хәсән авылыннан башлады.
- Бездә тырмалар ремонтланып бетте инде. Хәзер культиваторлар, чәчкечләр төзекләндерелә. Бу эш декабрьдә төгәлләнә. Барлык техника да диярлек кышкы саклыкта. Бары терлекчелек тармагына хезмәт күрсәтүче техника гына саклыкка куелмаган. Кышкы чорда механизаторларның 60 проценты терлекчелек тармагында эшли башлый, кайберләре чираттагы ялларын ала. Кышын терлекчеләргә дә ял итәргә мөмкинлек тудырабыз, - диде "Ак Барс Кайбыч-3" җәмгыяте директоры Юрий Осипов.
Комиссия рәисе дә үз фикерен җиткерде:
- Кайбер урыннарда техникага караш сүлпәнләнде, әмма бу Кайбыч районына кагылмый. Күргәнегезчә, биредә техника тулысынча кышка саклауга куелган. Аларның ангарларда саклануы хезмәт срогын күпкә арттыра. Барлык хуҗалык­ларда да техникага шундый караш булсын иде. Механизаторларга да тиеш­ле шартлар тудырылган. Техника куркынычсызлыгы таләпләренә зур игътибар бирергә кирәк, -диде Наил Гобәйдуллин, механизаторларга мөрәҗәгать итеп.
"Подберезье" хуҗалыгында көнбагыш, кукуруз урып-җыю соңрак төгәлләнү сәбәпле, техниканы кышка урнаштырып куюга әле керешеп кенә киләләр.
"Ак Барс Кайбыч-2" җәмгыятенең баш инженеры Александр Сяплин әйтеп узганча, техника саклыкка куелган, тырмалар, культиваторлар, чәчкечләр ремонтлау тулы көченә бара. "Ак Барс Кайбыч-3" җәмгыяте директоры Александр Тутаев та бу эшкә бик җаваплы карауларын әйтеп узды. Биредә комбайн­нарның ургычларын яңгыр, кар үтеп кермәслек итеп полиэтилен белән чорнап куйганнар. "Агрохимсервис" җәмгыяте һәм "Яңа юл" хуҗалыгы паркларында да эш тулы куәткә бара.Үзара тикшерү нәтиҗәләре буенча «Ак Барс Кайбыч-3"кә мөмкин булган 155 баллдан 141 балл куелды, «Ак Барс Кайбыч-1", «Ак Барс Кайбыч-2"137 балл белән бәяләнде. "Яңа юл" һәм "Агрохимсервис"ның баллары - 128, "Подберезье"ныкы - 116. Район буенча уртача балл - 131,2.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев