23 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Кайбыч районында авыл хуҗалыгы техникасын кышка саклауга куюны бәяләделәр
"Арбаңны кыштан, чанаңны җәйдән әзерлә" дигән әйтемне истә тотып эшли районыбыз механизаторлары. Алар кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы техникасын, көздән үк ремонтлап, кышка саклауга куя.
-
Үзара салым буенча референдум Кайбыч районының барлык авыл җирлекләрендә дә уңышлы узган
Әле кайчан гына колакка ят булган үзара салым җыю буенча референдум турында бүген инде безнең районда ишетмәгән, белмәгән кеше юк. Узган якшәмбедә бөтен Татарстанда узган чираттагы референдумда Кайбыч халкы да актив катнашты. Халыкның бердәмлеге аңлашыла: барлык авылларда да үзара салым акчасына күләмле эшләр башкарыла бит.
-
Буа театры Кайбыч балалары янына кунакка килә
Һәр гасырның - үз проблемасы... Наркомания һәм ташландык балалар - безнең заман чире. "Алсу томан артында" спектакле - урамда әти-әнисез калган ятим балалар язмышы турында. Мондагы вакыйгалар бүгенге көн чынбарлыгын чагылдыра. Әлеге спектакль балаларны да, әти-әниләрне дә, гомумән, киң җәмәгатьчелекне уйланырга мәҗбүр итә.
-
Кайбычның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре Казанда ярминкәдә сату итте
Узган атнаның шимбәсендә Кайбычның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре Казан шәһәренә ярминкәгә барды.