Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Буа театры Кайбыч балалары янына кунакка килә

Һәр гасырның - үз проблемасы... Наркомания һәм ташландык балалар - безнең заман чире. "Алсу томан артында" спектак­ле - урамда әти-әнисез калган ятим балалар язмышы турында. Мондагы вакыйгалар бүгенге көн чынбарлыгын чагылдыра. Әлеге спектакль балаларны да, әти-әниләрне дә, гомумән, киң җәмәгатьчелекне уйланырга мәҗбүр итә.

Буа дәүләт драма театры артистлары Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең өлкән класс укучыларына "Алсу томан артында" дигән спектаклен тәкъдим итә. Театр директоры, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев билгеләп узганча, әлеге спектакль заман чиренә әйләнгән наркомания­не кисәтүгә багышланган. -Репертуарыбызга мондый эчтәлектәге әсәрләр кертү очраклы гына түгел. Без заман белән бергә атлыйбыз. Бүгенге җәмгыятьне ни борчый, театрны да шул борчый. Аерым кешеләрне генә түгел, бөтен илне хафага салган наркомания­не кисәтү, профилактик юнәлештә эш алып бару, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту - барыбыз­ның да уртак бурычы. Ә театр - зур тәрбия мәктәбе ул. Юкка гына, театр яктылыкка, нурга илтә, димиләр бит", -диде танылган артист.
Бай тарихлы театр Кайбычның нәни тамашачыларына да бүләк әзерләп килгән.
-Район үзәгендәге "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче нәниләргә күрсәтелүче "Светофор" спектакле дә бүгенге көн өчен актуаль. Ул балаларны юлда дөрес йөрү кагый­дәләренә өйрәтә. Светофордагы кызыл, яшел, сары төсләр нәрсәне аңлата? Юл кагый­дәләрен үтәмәү нәрсәгә китерә? Безнең спектакльне карагач, балалар әлеге сорауларга җавап табачак. "Светофор" үсеп килүче яшь буында игътибарлылык, җаваплылык хисләре тәрбияләүне максат итеп куя,-дип дәвам итте чыгышын артист.
Театр директоры Раил Сад­риев әйтеп узганча, киләсе елда алар 100 еллык юбилейларын билгеләп узарга җыеналар.
- Бу безнең өчен зур тарихи вакыйга, - диде ул. - Буа шәһәрендә беренче спектакль 1917 елның 4 маенда укытучы Мифтахетдинов җитәкчелегендә куелган. Революциядән соң шәһәргә артистларның тулы иҗат труппасы килә. Аның составында Камал I, Камал II, Гөлсем һәм Бари Болгарский, Шакир Саминский, Галия Камская, Ситдик Айдарский, Зөләйха Богдановалар була. Буа җирлегендә театр 2002 елның 16 февралендә яңа сулыш алды, дисәк, һич ялгыш булмас. Мин шул көнне, энтузиастларны җыеп, "Гөргери кияүләре"н сәхнәләштерә башладым. Бу дәвер эчендә без 60тан артык спектакль куйдык инде. Татарстанның ул чактагы Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән 2007 елның 30 мартында Буа дәүләт драма театры оештырылды. Без үзебезнең районда гына түгел, Татарстан, Россиянең төрле төбәкләрендә чыгыш ясыйбыз. Безне хәзер беләләр, таныйлар, һәркайда көтеп алалар. Татарстанның атказанган артистлары Азат Зарипов, Фирзәр Мортазин, шулай ук Илсур Мортазин, Әминә Шәрәфетдинова, әйдәүче артистлар Гөлзада Камаретдинова, Рима Хәмидуллина, Булат Гәрәев, Ильфир Солтанов, Наилә Имәнгулова, Гөлназ Гыйззәтуллина, Айгөл Сәгыева, яшь артистлар Ирек Гайнетдинов, Тимур Шиһаповлар - театрыбыз горурлыгы. Юбилей алдыннан Буада театр ункөнлекләре даими үткәрелеп килә. Анда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, Дмитровград шәһәрендәге Островский исемендәге драма театры, Арча халык театры, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары катнаша.Кайбыч тамашачылары белән дә элемтәбез ныклы һәм бу киләчәктә дә шулай булыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Буа театры Кайбыч балалары янына кунакка килә