Әле кайчан гына колакка ят булган үзара салым җыю буенча референдум турында бүген инде безнең районда ишетмәгән, белмәгән кеше юк. Узган якшәмбедә бөтен Татарстанда узган чираттагы референдумда Кайбыч халкы да актив катнашты. Халыкның бердәмлеге аңлашыла: барлык авылларда да үзара салым акчасына күләмле эшләр башкарыла бит.
Олы Кайбычтагы сайлау участогында төрле дәрәҗәдәге сайлаулар, референдумнар һәрвакыт оешкан төстә уза. Рамил Зиннәтуллин рәислегендә эшләүче комиссиядәгеләр дә һәркемне ачык йөз белән каршы ала, сайлаучылар да актив, иртәдән үк үз тавышларын биерергә дип киләләр. Референдум көнне дә шулай булды. Сиксән яшьләрдәге Разыя апа Сәгъдиеваның, сөбханалла, тавышы көр, яшьлектәге матурлыгын шушы көнгә кадәр саклаган, зиһене дә яхшы.
Яшәү дәверендә тормышның төрле хәлләрен күргән әбидән бүген монда нинди максат белән килүен сорадым.
- Бүген сайлау көне түгеллеген яхшы беләм. Үзебез яшәгән авыл өчен тавыш бирәбез. Референдумнан соң бездән җыелачак акча авыл өчен хәер генә ул, - диде әбекәй бөтен участокны яңгыратып көлеп. -Морза Бәрлебашында туып-үсеп, Олы Кайбычка килен булып төшүемә дә инде ничә еллар вакыт узды. Авыл безнең күз алдында үсте, район булгач, бөтенләй матурланды. Бу референдум дигәннәре дә үз авылыбыз файдасына. Безнең өй Үзәк урамында, югарыда урнашкан сырхауханә янындагы чокырдан агып төшкән сулар, гел безнең идән астына, өй янына җыелып, бозланып ката иде. Зарымны югарыдагылар ишетте: өстән аска таба торба суздылар, проблемабыз хәл ителде.
Илһам абый Хөснетдинов та фикерен җиткерде:
-Әле шушы көннәрдә генә күршеләребез белән авылыбыздагы матур үзгәрешләр турында сөйләшеп утырдык, - диде ул. - Монда 2008 елдан бирле яшибез. Без күченеп кайткан чордагы Кайбыч түгел инде бу! Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин соңгы елларда Кайбыч районын төзелеш мәйданына әйләндерде. Район үзәгендә генә түгел, авылларда да яңадан-яңа объектлар барлыкка килә, урамнардагы баганаларда төнлә дә утлар яна, юллар төзелә. Үзара салым акчасына никадәр зур эшләр башкарыла, моңа бик шатланабыз.
Әйе, халык хәзер һәр кешедән җыелачак 500 сум акчаның хөкүмәт тарафыннан дүрт тапкырга арттырылуын һәм аның үзебез яшәгән авыл өчен тотылуын яхшы аңлый.
Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина хәбәр иткәнчә, 20 ноябрьдәге референдум барлык авыл җирлекләрендә дә уңышлы узган. Инде алдан язганыбызча, сайлаучыларның 50 проценттан артыграгы үзара салым кертелүгә риза булып тавыш биргән очракта, авыл әһәмиятендәге эшләрне тормышка ашыру өчен акча җыю турында карар чыгарыла. Димәк, 2017 елда да бездә Кайбыч авылларын төзекләндерү буенча эш дәвам итәчәк.
Нет комментариев