Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында Буа шикәр заводына чөгендер ташу дәвам итә

Безнең районда елның елына шикәр чөгендере үстерәләр һәм аның уңдырышлылыгы да башка төбәкләрдәгедән калышмый. Татлы чималны җир куеныннан чыгару инде күптән төгәлләнсә дә, аны Буа шикәр заводына ташу дәвам итә әле.

Хуҗа Хәсән якларында - "Ак барс Кайбыч-3" җәмгыятендә дә бу табышлы культураны үстерүгә өстенлек бирәләр. Быел 860 гектар мәйданда игелгән чөгендердән 27537 тонна уңыш алганнар. Хәзерге вакытта Чүти авылы кырларында үскән чөгендерне Буага ташу дәвам итә.
Филиалның баш агрономы Рәмис Хәкимов әйтүенчә, 18 мең тонна чималны эшкәртүчеләргә тапшырганнар инде. Кыр­да тагын 9,5 мең тонна тирәсе шикәр чөгендере үз чиратын көтә.
- Җәмгыятьтә эш комплекслы оештырылган. "Амкодор" тракторларында Харис Хәбибуллин белән Тәүфыйк Гафуров шикәр чөгендере өемнәре тирәсен кардан чистарта, чөгендерләрне урыннарыннан кузгаталар. "Т-150" тракторында Геннадий Петров өемнәр арасында автомобильләргә юл ача. Апас районының Каратун базасыннан килгән чөгендер төяү комбайнында эшләүче Николай Бутров машиналарга чимал төйи. "КамАЗ" шоферлары Илья Федоров, Марат Гайнуллин, Владислав Малов, Алексей Блинов чөгендер алу башланганнан бирле прицеплар белән Буа шикәр заводына татлы тамыр ташый. Бу эштә шәхси йөк автомобильләре булучылар да катнаша. "ГАЗ-53" автомобиле белән Геннадий Федоров кырдагы барлык техниканы ягулык белән тәэмин итә. Өемнәр төбендә калган чөгендерне Минәзия Садыйкова, Гүзәл Камалова, Эльза Козлова, Мансур Камалов, Риназ Низаметдинов, Альфред Әхсәнов Ядкәр Шәмсетдиновның, "МТЗ-1221" тракторы арбасына төяп, зур өемгә бушаталар. Эшне өзлексез алып бару өчен монда эшләүчеләрне көнгә өч тапкыр ашату оештырылган. Кыскасы, эш темплары югары булсын өчен барлык шартлар да тудырылган, - диде агроном.
Рәмис Хәкимов әйтүенчә, эш шундый темпларда алып барылса, 5-6 көннән чөгендер тапшыруны төгәлләргә исәплиләр. Ул киләсе елда да шул ук күләмдә шикәр чөгендере үстерергә җыенуларын әйтте.
- Чөгендер басуында эш иртәнге сәгать биштә башлана. Буа шикәр заводына смена дәвамында һәр автомобиль 2-3 рейс ясарга өлгерә. Заводка чөгендерне башка районнардан да ташучылар күп, шунлыктан чират хасил була, - ди абыйлы-энеле Марат һәм Фиргать Гайнуллиннар.
Маратның хезмәт стажы зур- утыз елга якын. Башта тракторда эшләгән, өченче елын инде "КамАЗ" иярли. Ул җәмгыятьнең беренче, икенче филиалларында да чөгендер ташуда катнашкан. Энесе Фиргать тә җиде ел инде "КамАЗ"да эшли. Алар икәүләшеп хуҗалыкның икъктисадын ныгытуга лаеклы өлеш кертәләр. Урамда салкын булса да, чөгендерчеләр кызу эштә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында Буа шикәр заводына чөгендер ташу дәвам итә