Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында иң яхшы ата-аналар комитетын ачыкладылар

"ЭКО" мәктәп тыш эшләр үзәгендә ата-аналар комитетлары арасында игълан ителгән «Тату класс серләре» республика бәйгесенең район туры узды. Татарстанда беренче тапкыр үткәрелүче чараның максаты - балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата-­аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективларны ачыклау, аларны популярлаштыру.

Тату классның сере нидә? Бәйгедә катнашучы ун мәктәп әнә шул серне ачарга тырышты. Алар визит карточкасы, күргәзмә, проект яклау кебек биремнәрне үтәде. Бала тәрбияләүдә төп җаваплылык ата-аналарга йөкләнгән, ә мәктәп, класс җитәкчесе тәрбия­ләүне тулыландыручы булып тора. Әти-әниләр укытучы белән даими элемтәдә тора. Класс җитәкчесенең алар белән бергә эшләү төре ул - җыелышлар үткәрү. Анда балаларның укудагы өлгереше, тәртибе, характеры, проблемалары карала һәм күбесе хәл ителә дә.
- Балалар тәрбияләүдә иң мөһим юнәлешләрнең берсе - ул спорт тәрбиясе. Укытучыларның укучылар, безнең белән бергә чаңгычана шууы шулкадәр күңелле! Табигатькә ял итәргә чыгабыз, балаларга аны чиста тотарга кирәклеген өйрәтәбез, - диде проект биремен яклаганда Борындык мәктәбенең 6 классының ата-аналар комитеты рәисе Ләйсән Тимершина.
Хуҗа Хәсән мәктәбенең 6 классының ата-аналар комитеты да, иң беренче чиратта, баланың сәламәтлеген игътибарга алырга кирәк, дип саный. "Аның өчен баланы спорт белән кызыксындырырга, дөрес тукланырга өйрәтергә һәм аның интернетта утыру вакытын чикләргә кирәк", диде алар.
Безнең район балалары, чыннан да, сәләтле, белемле булып үсәләр. Күргәзмәдә укучыларның уңышлары, ата-аналары белән бергә эшләгән кул эшләре урын алган иде.
- Алтынчы класста ике кыз һәм җиде малай укый. Комитетның максаты - класс җитәкчесенә, мәктәпкә балаларны тәрбияләүдә, дәрестән тыш эшчәнлек оештыруда ярдәм итү, - диде Иске Чәчкаб мәктәбенең ата-­аналар комитеты җитәкчесе Резедә Хисамова.
Нәтиҗәдә, иң дус-тату класс булып, Иске Чәчкаб һәм Борындык мәктәпләре танылды. Икенче баскычта - Хуҗа Хәсән, Федоровское мәктәпләре ата-­аналар комитеты. Өченчедә - Олы Кайбыч, Колаңгы һәм Ульянково мәктәпләре. Мәктәп белән гаилә бердәм булып эшләгәндә генә чын шәхес тәрбияләү күпкә җиңелрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында иң яхшы атааналар комитетын ачыкладылар