Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында узган сайлау компаниясендә актив катнашучыларны бүләкләделәр

"Бердәм Россия" партиясенең чираттагы конференциясендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин партиянең беренчел бүлекләреннән сайланган делегатларны якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. "Күпмилләтле Кайбычның бердәмлеге РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау вакытында да ачык күренде, бердәмлек барлык эшләребездә дә киң чагылыш таба", - диде ул.

Әлеге конференциядә ясаган чыгышында Альберт Рәхмәтуллин "Бердәм Россия" партиясе әгъзаларының узган сайлаулардагы активлыгына рәхмәтен белдерде, алда торган бурычларга тукталды. Партиянең җирле сәяси Советы составы яңартылды, анда Федоровскоедагы беренчел оешма әгъзасы Михаил Серяковны тәкъдим иттеләр. Ә моңа кадәр сәяси Совет составында булган Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗановка истәлек­ле бүләк тапшырдылар. Партиянең контроль комиссиясе составына район административ комиссиясенең әйдәүче белгече Ләйсән Басыйрова кандидатурасы тәкъдим ителде. Ике кандидат та яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. Бу көнне Олы Кайбыч мәктәбе укытучылары Лиана Гәрәева, Гөлинә Гыйниятуллина, Фәнил Зиннуров, Рамилә Миңнуллинага партия билетлары тапшырылды. Узган сайлау компаниясендә актив катнашучылар - Федоровскоедан Данохан Гыйсмәтуллина, Кече Мәмедән Ирина Киселева, Ульянководан Евгения Кириллова, Олы Кайбычтан Гөлинә Габдрахманова, "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы бүлеге белгече Алинә Сираҗиевага партиянең Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев