2018 елның 1 гыйнварыннан беренче бала туу яки уллыкка-кызлыкка алу белән бәйле ай саен бирелә торган түләүләр кертелде. Ул "Балалы гаиләләргә ай саен бирелүче түләүләр турында"гы Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла. Бу хакта Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбыч районындагы 22нче бүлеге мөдире Исламия Нигъмәтуллина хәбәр итте.
Айлык түләү хокукына 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яисә уллыкка, кызлыкка бала алган хатын-кызлар ия. Ананың Россия Федерациясе гражданлыгы булуы һәм РФ территориясендә яшәве мәҗбүри. Тагын бер шарт - гаиләдәге һәр кешегә уртача керемнең 13713 сумнан артмавы.
Беренче бала өчен 2018 елда айлык түләү күләме - 8490 сум. Аны билгеләүгә бала туганнан соң алты ай узганчы мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай булганда, түләү бала туган көннән билгеләнә, башка очракларда - мөрәҗәгать иткән көннән алып.
Ай саен түләүне рәсмиләштерү өчен социаль яклау органына түбәндәге документларны алып килү шарт: бала туу (уллыкка яки кызлыкка алу) турында таныклык, гариза биргән айдан алда килүче 12 календарь ай өчен гаилә әгъзаларының керемнәре турындагы мәгълүматлар булган документлар, банктагы счет реквизитлары. Гариза бирүченең паспорт белән килүе сорала.
Гаиләнең җан башына туры килүче уртача керемен исәпләгәндә түбәндәгеләр исәпкә алына:
- хезмәт эшчәнлегеннән булган керемнәр;
- студентларга, аспирантларга, ординаторларга, докторантларга, әзерлек бүлекләре тыңлаучыларына стипендия һәм башка төр түләүләр;
- социаль ярдәм күрсәтү чаралары сыйфатында бирелә торган пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр;
- пенсияләр, компенсация түләүләре;
- эшсезлек буенча пособие, эшсез гражданнарга матди ярдәм һәм башка төр түләүләр;
- вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие, йөклелелек һәм бала тудыру буенча пособие, шулай ук йөклелекнең беренче срокларында медицина оешмаларында исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр түләнә торган пособие;
- һөнәри авыру һәм производствода бәхетсезлек очракларыннан мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча ай саен бирелә торган иминият түләүләре.
Гаилә составына түбәндәгеләр кертелә: балигъ булмаган балаларның әти-әниләре, балалар үзләре һәм аларның әби-бабайлары.
Нет комментариев