Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычның тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә әзер полиция бүлеге хезмәткәре

17 ноябрьдә полициянең участок уполномоченныйлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Әлеге һөнәр ияләренең эше иң авыр хезмәтләрнең берсе дип санала. Полициянең участок уполномоченные - вазифа гына түгел, беренче чиратта, яшәү рәвеше дә ул. Чөнки аның төгәл эш сәгатьләре билгеләнмәгән, хезмәт көне вакытыннан алда башланып, соңрак тәмамланган чаклар да еш була. Алар...

Язма өчен әлеге яшь гаиләне сайлавым тикмәгә генә түгел. Чөнки Людмила һәм Александр Воробьевлар гаиләсе - һәркем сокланырлык. Алар яшәгән йортка килеп кергәч тә күңелне рәхәтлек биләп ала. Ир белән хатынның үзара сөйләшүеннән дә ихтирам һәм җылылык сизелә. Күз генә тимәсен! Бер-берсен бүлдерми генә алар сүзне үзләре белән якынрак таныштырудан башлады.
- Мин тумышым белән Олы Тәрбит авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Олы Кайбычтагы һөнәр училищесында укыдым һәм армия сафларына алындым, - диде Александр. - Хәрби бурычымны Тула һәм Орел шәһәрләрендә радиотелеграфист буларак үтәдем. Армиядән соң, 2001 елда бер ай эчендә ул чагындагы милициягә эшкә урнашырга документлар җыйдым. Сынау срогын үткәннән соң, хезмәт юлымны эчке эшләр бүлегендә машина йөртүче буларак башладым. 2003 елда өч ай Төньяк Кавказда хезмәт иттем. Аннары участковый ярдәмчесе булдым, ә 2009 елда минем үземә участок бирелде.
Күңелендә бала чагыннан ук бөреләнгән хыялын Александр Воробьев әнә шул рәвешле тормышка ашыра. Туган-тумачалары арасында хокук саклау органнарында эшләүчеләр юк аның. Ләкин хезмәтен сеңлесе Наталья яраткан, абыйсы кебек буласы килеп, ул бүгенге көндә югары уку йортында юридик белем ала. Александр үзе дә югары белемле, юридик институтны тәмамлаган.
Александр Воробьев Федоровское, Мөрәле, Борындык авыл җирлекләрендә участок инспекторы булып эшләгән. Хәзерге вакытта ул Олы Кайбыч һәм Кошман авыл җирлекләрендә иминлек сагында тора. «Участковый нинди булыр­га тиеш, әлеге һөнәр иясе булу җиңелме?» дип сорыйм өлкән лейтенанттан.
- Иң беренче чиратта кешеләрне тыңлый, аңлый һәм алар белән аралаша белергә кирәк. Участковый теге яки бу ситуациядә ни эшләргә кирәген белү өчен үз участогындагы барлык хәлләрдән дә хәбәрдар булырга тиеш, - диде Александр. - Шулай ук игътибарлы, сабыр һәм психологик күнекмәләргә ия булырга тиеш ул. Һөнәрем җиңелләрдән түгел, ләкин аны сайлавыма үкенмим, гаиләм, мине аңлаучы тормыш иптәшем Людмила - иң зур таянычым!
Район финанс-бюджет палатасында баш белгеч булып эшләүче Людмила белән алар Олы Кайбычта таныша. Бер-берсен озак сынап йөрмиләр, тугыз ай очрашканнан соң, гаилә коралар. Ир белән хатын булып яши башлауларына быел тугыз ел булган, матур булып кызлары Аделина белән уллары Арсений үсеп килә.
Участковый булу өчен сабыр булырга кирәк, диде Александр. Ә аның тормыш иптәшенә, миңа калса, икеләтә сабырлык кирәк. Җиңелме икән хокук сагында торучының хатыны булу, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында эшкә чыгып чабуларны Людмила ничек кабул итә? Участковый өчен ял һәм бәйрәм көннәре юк бит.
- Дөрес әйтәсез, сабыр булу кирәк. Кешене ихтирам итәсең икән, ул сайлаган һөнәргә һәм аның хезмәтенә дә хөрмәт белән карыйсың, - дип җавап бирде Людмила. - Йортыбызга кунаклар чакырып, тормыш иптәшемнең эшкә чыгып киткән чаклары да була. Моны шулай булырга тиеш дип кабул итәбез.
- Мин үскәч әтием кебек булам! - ди кечкенә Арсений.
Горурланырлык шул аларның әтиләре! 2008 елда Александр һәм аның ике хезмәттәше үз гомерләрен куркыныч астына куеп, дөрләп янган йорт эченнән ике баланы алып чыга. Өчесе дә "Янгын вакытында күрсәткән батырлыклары өчен" медале белән бүләкләнә. Узган ел Александр Воробьев " Халык участковые" бәйгесендә республика күләмендә икенче урынны яулый. Йөзү, самбо, ату һәм чаңгы шуу буенча республика ярышларында да катнашып, уңышларга ирешәләр. Җитәкчелек тә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә аны.
- Төзелгән административ беркетмәләр буенча Александр беренче урында. Ул тырыш һәм максатчан, теләсә нинди катлаулылыктагы эшне намус белән җиренә җиткереп башкара, - диде полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше бүлеге начальнигы Альберт Шәфиев. - Соңгы вакытта заманга бәйле рәвештә җинаятьчелекнең яңа төрләре пәйда булды. Әйтик, банк өлкәсендә, кредитлар буенча, мошенниклык, телефоннарга бәйлеләре. Без аны социаль мошенниклык дип атыйбыз. Моннан бигрәк тә пенсионерлар, өлкән яшьтәгеләр зыян күрә. Җинаятьчелекнең кайсы төре булмасын, полиция хезмәткәрләре ямьсез күренешләргә каршы көрәшә, халык арасында аңлату эшләре алып бара.
Чыннан да, участок инспекторы нәкъ менә Александр Воробьев кебек үрнәк гаилә башлыгы, хезмәттәшләренең һәм халыкның зур ихтирамына лаек, үз эшен чын күңелдән яраткан шәхес булырга тиештер ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә әзер полиция бүлеге хезмәткәре