Кайбычта Универсиада утын барлык район халкы каршы алачак
Универсиада утын йөртүчеләр арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район, зонада үткәрелгән спорт ярышлары җиңүчеләре, хоккей, баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, чаңгы буенча авыл районнары арасында Татарстан чемпионнары булучылар бар.
Бөтендөнья җәйге студентлар уенының төп символын каршы алырга бөтен район халкы, мәктәп укучылары, яшьләр чакырылды. Универсиада утын район мәдәният йорты яныннан авыл урамнары буйлап ял паркына кадәр иң көчле спортчылар алып барачак. Республика тормышындагы иң зур вакыйганың шаһиты булырга теләсәгез, сез дә анда катнашыгыз. Кич белән Сабантуе мәйданында спорт уеннары, гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тарту, бадминтон ярышлары уза. Җырчы Илгәрәй концерты, дискотека була. Бәйрәм салют ату белән төгәлләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев