Казанда Коләхмәтов урамында көчле җил аркасында агач машина өстенә ауган.
Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итә.
Элегрәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җил көчәю турында кисәткән иде. Мондый һава торышында тотрыксыз объектлар — реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында качмаска киңәш ителә.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев