Бөек Ватан сугышында  хәбәрсез югалган якташыбыз эзеннән  оныклары Белоруссиягә барды
Хәбәрләр

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якташыбыз эзеннән оныклары Белоруссиягә барды

Бөек Ватан сугышы утлары тынганга 81 ел узса да, хәбәрсез югалган солдатларның язмышын ачыклау әле дә дәвам итә.

«Җиңү белән кайтабыз!» дип туган җиреннән фронтка киткән, әмма исән-сау әйләнеп кайтулар насыйп булмаган якташларыбыз турында яңа мәгълүматлар табылган саен, аларның исемнәре кабат хәтердә яңара. 1910 елда Кече Кайбыч авылында туып-үскән Газизулла Гарифуллинның язмышы да — шундый тарихларның берсе. 

1939 елның 30 ноябреннән 1940 елның 12 мартына кадәр барган фин сугышында катнашып, хәрби тәҗрибә туплаган разведчик Газизулла Гарифуллин Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк диярлек мобилизацияләнә. Яу кырыннан өенә бер хат кына язып өлгерә ул. Озак та үтми, хәбәрсез югалды дигән кәгазь килә. Аны гаиләсе еллар буена көтә. Газизулласын фронтка озатканда дүртенче сабые белән йөкле булып калган Хәтфикамалы соңгы сулышына кадәр аның кайтуына өмет өзми: бәлки, яраланып госпитальгә эләккәндер, әсирлеккә төшкәндер, берәр көнне ишек ачылып китәр дә, елмаеп кайтып керер әле... Әмма көтелгән хат та, «исән» дигән хәбәр дә килми. Еллар уза, сугыш тәмамлана, ил тыныч тормышка күчә. Ә Газизулланың язмышы һаман билгесез булып кала.

Дистәләрчә еллар буена аның кайда сугышуы, һәлак булуы, җирләнүе турында төгәл мәгълүмат булмый. Хәтфикамал апа, ире турында берни дә белмичә, мәңгелек йортына күчә. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә калса да, «Дәү әтиебез кайда икән?» дигән сорау аларның оныкларына да бер дә тынгылык бирми.

Днепр буендагы данлы юл

Газизулла Гарифулла улы Гарифуллин 18 нче Казан укчылар дивизиясе составында дошманга каршы көрәшә. Әлеге дивизиянең сугышчан юлы Бөек Ватан сугышының иң авыр чорына туры килә. Ул 1939 елның 15 августында Ульяновск шәһәрендә оештырыла, 1940 елның 2 февралендә 18 нче укчылар дивизиясе дип үзгәртелә. 1941 елның июнендә дивизия Казанга күчерелә. Сугыш башлану белән үк диярлек Белоруссиягә җибәрелә.

1941 елның 9 июлендә Днепр елгасының сул ярында 18 нче дивизия немец-фашист гаскәрләре белән беренче каты сугышка керә. Дивизия Витебск өлкәсендәге Орша шәһәреннән алып, Могилев өлкәсендәге Шклов шәһәренә кадәрге участокны саклый.

Сугышчыларга гаять катлаулы шартларда көрәшергә туры килә. 18 июльгә кадәр алар Днепр елгасы буйлап 40 чакрымнан артык фронт сызыгын тотып тора.

Дошман камалышында калган, артиллериясе дә булмаган дивизия сугышчылары чигенми, үз позицияләрен саклый. Алар күрше участоклардагы немец гаскәрләре Смоленск өлкәсенә чыкканчыга кадәр дошманга бирешми. Казаннан киткән сугышчылар Днепр буенда аңа ике атна дәвамында каршы тора. Алар фашист гаскәрләренә елга аша кичү оештырырга мөмкинлек бирми. 

Дивизия сугышчыларының каһарманлыгы югары бәяләнә. Фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм ныклыгы өчен 18 нче укчылар дивизиясе 1941 елның 15 июлендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләүгә тәкъдим ителә. Әмма бу данлы юлның бәясе бик зур була. Дивизиянең Казан составы 1941 елның 19 сентябрендә таратыла. Күп кенә сугышчылар туган якларына әйләнеп кайта алмый. Алар арасында Кече Кайбыч егете Газизулла Гарифуллин да була.

Еллар дәвамында Газизулланың язмышы билгесез булып кала. 2024 елның җәендә телевизордан күрсәтелгән тапшыруда 1941 елның июнь-август айларында Брест крепостен саклап һәлак булган унбер татарстанлының исем-фамилияләре яңгырый. Газизулла Гарифуллинның да исеме алар арасында.

Бу тапшыруны Кайбычның актив җәмәгать эшлеклесе, ул чагында район башлыгы урынбасары булып эшләгән Рәмис Хәялиев та карый. Якташыбызның исемен ишеткәч, ул бу хәбәрне Газизулла бабайның оныгы Рифат Гарифуллинга җиткерә. Гаилә өчен әлеге яңалык көтелмәгән сөенеч була. Еллар буе хәбәрсез югалган дип саналган дәү әтиләренең эзенә төшү мөмкинлеге туа. Әмма 18 нче Казан укчылар дивизиясенең Брест крепостен саклап һәлак булган дигән мәгълүмат дөрес булып чыкмый. Рәмис Хәялиев эзләнүләрен дәвам итә. Нәтиҗәдә, Газизулла Гарифулла улы Гарифуллинның Белоруссиянең Могилев өлкәсендәге Днепр чигендәге сугышларда һәлак булуы ачыклана. Шулай итеп, дистәләрчә еллар дәвамында җавапсыз калган сорауга җавап табыла. 

«Исән калсам, кайтыр идем...» 

Газизулла абыйның оныклары ике ел дәвамында бабаларының соңгы яу кырын үз күзләре белән күрү, ул ятып калган җирләргә барып, аның истәлегенә баш ию хыялы белән яши. Ниһаять, быел ул чынга ашты. Газизулланың оныклары — өченче улы Сәлимулланың балалары Фирдүс һәм Рифат Гарифуллиннар,

Әүхәдулла исемле кече улының кызы Нурия Сәлахова һәм аның кызы Илфия, Рәмис Хәялиев белән бергә, июль аенда Белоруссиягә юл тотты. Алар фронтовик якташыбызның соңгы яу урынында булып, ул йөргән җирләрдән узды, башын салган җиргә туган як туфрагын салып, аның рухына дога кылды. Бу сәфәр Гарифуллиннар гаиләсе өчен гади генә юл йөрү түгел, ә 85 ел буе өзелми килгән сагыну һәм эзләүнең дәвамы, буыннарны бәйләгән хәтер сәфәре булды. Якташларыбызның Белоруссиядән алып кайткан хис-кичерешләрен сезгә дә җиткерергә булдык, хөрмәтле газета укучыларыбыз. 

— Безнең дәү әтиләр дүрт ир бала булган. Әниебез дә дүрт ул тапкан, — дип башлады сүзен Рифат Гарифуллин. — Күп еллар элек, әтиебез исән чагында Апас районынның Багыш авылында «Кече Кайбычтан Газизулла белән бергә сугыштык», — дип әйткән булганнар. Дәү әнине утыртып, ат белән шунда барганнар. Бүтән җирләрдә дә булганнар. Балалары төрлечә эзләп карады, ләкин табарга насыйп булмады, барысы да бакыйлыкка күчеп бетте. Иң кечкенә энебез Фирдүс, армиядән кайткач, 1992-1993 еллар булгандыр, военкомат аркылы дәү әтиебезне эзләтә башлаган. Апаска да йөрде, Казанга да барды, ләкин файдасы булмады. Аңа «Дәү әтиегезнең исеме беркайда да күренми, ул хәбәрсез югалган», — дип әйтәләр.

Рифат абыйның дәү әнисе Хәтфикамалның дәү әтиләрен ничек сагынып, зарыгып көтүе, соңгы көннәренә кадәр аның исән-сау әйләнеп кайтуына өметен өзмәве турында сөйләвен күз яшьләрсез генә тыңлап булмый. Бу көтүнең никадәр авыр һәм озак булуын аңлау өчен, аның йөрәгендә гомер буе сакланган шул өметне күз алдына китерү дә җитә. 

— Сүземне иң элек Рәмис Рафисовичка һәм безне Белоруссиядә каршы алып, озатып йөргән Сергей Владимировичка олы рәхмәтләремне җиткерүдән башлыйсым килә. Аларның тырышлыгы, ярдәме белән без ничә еллар буе күңелебезне тынгысызлаган сорауларга ниһаять җавап таптык, — дип башлады сүзен Рифат Гарифуллин. — Армиядән кайткач, монда күпмедер яшәдек тә, элеккеге Куйбышев, хәзерге Самара өлкәсенең Чапаевка поселогына күчеп киттек. Кече Кайбычка кунакка кайткан чагым иде. Ул вакытта дәү әни дә исән-сау әле. Безнең йорт астагы урамда иде, аларныкы — өстә. Бер менүемдә дәү әнинең Изгеләр зираты ягында, бакча башында каз бәбкәсе саклаган чагына туры килдем. Кояшы булса да, салкын көн иде. Битен җил һәм кояш ашаган дәү әнием кызганыч булып китте. «Дәү әни, ник кыйблага, җылы якка борылып утырмыйсың? Ник һаман шул төньякка, салкын якка карап утырасың?» — дим. «Улым, бабаң кайтмас микән дим...» — дип җавап бирде ул. Бәлки кайтыр, дип, дәү әтинең киткән юлыннан күзен алмыйча, ул аны гомере буе көтте. Соңгы тапкыр әйткән сүзләрен дә беркайчан онытмады. Дәү әтине Симәки авылы аша узган таш юлдан Ормар ягына кадәр озата барган дәү әни аннан, саубуллашканда, «Кайтырсыңмы икән, Газизулла?» дип сорый. «Исән калсам, кайтыр идем!». Дәү әтинең соңгы сүзләре була бу, борылып та карамыйча китеп бара.

Рәмис Хәялиев өчен дә Газизулла бабайның язмышын ачыклау аның соңгы яу кырын барып күрү теләге көннән-көн көчәя. Рифат Гарифуллинның дәү әнисе Хәтфикамал турында сөйләгәннәрен ишеткәч, бу теләк аның өчен гади хыял гына түгел, ә үтәлергә тиешле изге бурычка әверелә. 

— Рифатның дәү әнисе турында сөйләве шулкадәр күңелемә тиде, мин Белоруссиягә баруны максат итеп куйдым, әманәт иттем. Бензин белән бәйле хәл дә фикеремне үзгәртә алмады. Машина белән юлга чыгабызмы, поезд яки самолетка утырабызмы — монысы мөһим түгел иде, — диде Рәмис Хәялиев.

— Тәвәккәлләп, июль башында машина белән юлга чыктык.

Ләкин бу сәфәрнең максаты Белоруссиягә барып җитү белән генә чикләнми бит әле. Аларга Газизулла бабай һәм аның иптәшләренең дошманга каршы көрәшкән урынны да табарга кирәк. Ә бу инде җиңел генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел: кайда эзләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә, кем юл күрсәтер? 

— Ерак сәфәргә кузгалганчы, Питрәч районында яшәүче танышым, блогер, Чыты авылы мәдәният йорты мөдире, төбәк тарихын өйрәнүче Миңнур Шәмсетдинов белән элемтәгә кердем. Аның Белорусия белән элемтәләре булуын, шул якларга барып йөрүен белә идем. Миңнур миңа җәмәгать эшлеклесе, эзтабар Сергей Харлантьевның телефон номерын бирде. Ул безне каршы алып, барысын да аңлатып, озатып йөрде. Сергей Владимировичка чиксез рәхмәтлебез. Кая, кемгә барган булыр идек икән? — дип искә алды Рәмис Хәялиев.

Бабай эзләре калган җирдә

Эзтабар Сергей Харлантьев Белоруссиянең Могилев өлкәсендәге Шклов шәһәрендә туып-үскән. Бүген Санкт-Петербургта яшәсә дә, туган ягыннан өзелми, анда еш кайтып йөри. Озак еллар дәвамында ул Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның исемнәрен һәм батырлыгын барлау, аларның якты истәлеген мәңгеләштерү белән шөгыльләнә. Хәрби-патриотик һәм эзтабарлык эшен үзенең күңел кушуы, гражданлык бурычы итеп кабул иткән. 

Сергей Харлантьевның тырышлыгы белән сугыш кырларында башын салган каһарманнар истәлегенә берничә истәлекле урын булдырылган. Аларның берсе — «Днепровский рубеж» фильмында да батырлыгы яктыртылган сугышчылар хөрмәтенә үз акчасына ясаткан обелиск. 

Днепр елгасы буенда, Стайки авылы янындагы кырда кара гранит плитә куелган зур таш тора. Анда: «1941 елның 5 июленнән 19 июленә кадәр бу чикне соңгы сулышына кадәр саклаган 18 нче Казан укчылар дивизиясе сугышчыларына», — дип язылган. Постаментка сугыш булган урында табылган гильзалар, шулай ук өй ачкычлары урнаштырылган. Бу — туган йортына кайтырга хыялланган, әмма анда әйләнеп кайту насыйп булмаган солдатларның берсенең ачкычлары. Ә обелискның өске өлешенә пуля тишкәләгән солдат каскасы куелган. Кайбычлылар да Беларус җиренә шушы кырга барды.

— Днепр елгасының Витебск һәм Могилев өлкәләре арасында Шклов һәм Орша станцияләре урнашкан. 1941 елның июль аенда безнең бабаларыбызны Орша станциясенә поезд белән китереп җиткергәннәр. Алар кырдан җәяү төшкәннәр. Немецлар бу вакытта Брест крепостен дә, Минск шәһәрен дә алган булалар, — дип дәвам итте Рәмис Хәялиев. — Могилев — Белоруссиянең көнчыгыш өлеше. Дошман Днепрга килеп җитә һәм безнең командование аны елга аша үткәрмәү бурычын куя. Якташларыбыз канкойгыч сугышның уртасында кала, бер адым да артка чигенмиләр. Фашистларның иң көчле колонналары килә. Днепр елгасы бик сай һәм тар, җиңел генә узып китәбез дип уйлыйлар. Әмма бабаларыбыз аларны үткәрми. Төрле яклап камалышта калып, тулысынча диярлек һәлак булалар.

Шушы тоткарлык аркасында дошман танклары өчен киртә барлыкка килә һәм Мәскәүне алу планын тормышка ашыра алмыйлар. Бу «Днепровский рубеж» дигән кинофильмда да күрсәтелә. Газизулла бабабызны эзләргә тотынгач, шушы тарихка тап булдык.

Кыр уртасында окоп корылмаларының бер өлеше хәзергәчә сакланып калган. Ул такталар белән эшләнгән, гел яңартып, буяп торалар. Каска, көрәкләр дә бар, алар чын, бабаларыбыздан калган. Биредә туганнар каберлеге дип аталучы каберлекләр юк. Һәлак булучылар күп булган, сугыш уты тынгач, җирле халык аларны туфрак белән күмеп чыккан. Кабер казып җирләү мөмкин булмый. «Бу — безнең өчен изге урын. Аны карап, саклап, яңартып торучы Сергей Харлантьевка кат-кат рәхмәт укыйбыз» — диде Рәмис Хәялиев.

Райондашларыбыз шушы җирдә Кайбыч районы исеменнән венок куйганнар. Кече Кайбыч зиратыннан Газизулла бабайның хатыны Хәтфикамалның, уллары Әсхәдулла, Кәрибулла, Сәлимулла һәм Әүхәдулланың, оныклары Ирек һәм Фирнатның каберләреннән алынган туфракны да салганнар. Нурия Сәлахова бабасы Газизулланың рухына ясин чыккан. Безгә кадәр татарстанлылар күп килсә дә, бу җирләрдә моңарчы изге Коръәнебездән ясин сүрәсен укучы булмагандыр әле. 

Нурия апа Кече Кайбычта төп нигездә туып-үскән. Хәтфикамал әби дә, шул нигездә яшәп, бакыйлыкка күчә. 

— Дәү әтиебез 32 яшендә сугышка чыгып китә. Дүртенче баласы — әтиебез Әүхәдулланың тууын да белмичә, баһадирдай дүрт улының үскәнен дә күрмичә, һәлак була, — дип башлады сүзен Нурия Сәлахова. — Әти 1941 елның 2 октябрендә дөньяга аваз сала. Дәү әти, саубуллашкан чагында, «Балаларны үстерерсең инде, Хәтфикамал», — дип, әйтә. Авырлыкларын дәү әни үзе генә белгәндер. «Кемнеңдер дүрт тавыгы да юк иде, миңа дүрт бала калды. Күршеләр бәрәңге кабыгын чыгарып ташлагач, шуны җыеп алып кереп пешерә идем. Дәү әтиегез баскан җирдән ут чыгара торган уңган кеше иде. Гел кайтыр кебек тоела», — дип сөйли иде ул. Шушы өмет белән дәү әни 2004 елда 92 яшендә арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Туганнары янына әйләнеп кайтмаса да, дәү әтинең ятып калган җиренең ачыклануы безнең өчен зур шатлык булды. Күп еллар буе билгесезлектә яшәгән гаилә өчен бу хәбәр бабабызның язмышына ачыклык кертте, сагыш белән бергә күңелгә тынычлык та алып килде. Бу изге эштә ярдәм иткән Рәмис Хәялиевка чиксез рәхмәтле без. Белоруссиягә барып, дәү әтинең ятып калган җирен күрү, аның рухына дога кылу күптәнге теләгебез, күңелдә йөрткән әманәтебез иде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, ниһаять, бу изге теләгебез чынга ашты. Озын булып тоелган 16-17 сәгатьлек юл да җиңел үтелде. Сергей Владимирович безне, бер белмәгән кешеләрне, туганнарыдай якын күреп, Белоруссия коймаклары, яңа бәрәңге пешереп, Шклов шәһәрендә туып-үскән йортында каршы алды. Бабабыз илебез азатлыгы өчен башын салган урыннарны күрсәтте, Могилев һәм Шкловтагы музейларга алып барды. Һәрбер тукталыш, һәр урын күңелдә тирән эз калдырды. Бу сәфәрдә кичергән хисләрне сүз белән генә аңлатып бетерү мөмкин түгел. Өстә бурыч торган кебек иде. Хәзер күңел тынычланды, шул ук вакытта аның бер өлеше бабабыз башын салган җирдә калган төсле.

Бу сәфәргә Рифат һәм Фирдүс Гарифуллиннарның Балида яшәүче иң олы абыйлары Ринат та барырга тиеш була. Җыенып, Олы Кайбычка кайтып та җитә, ләкин, проблемалар килеп чыгып, Белоруссиягә бара алмый. Аның урынына Илфия юлга кузгала. Яшь булуына карамастан, аның күңелендә ватанпәрвәрлек хисе көчле була — бабасы көрәшкән җирләрне үз күзләре белән күрү теләге аны алга әйди. Илфия үзе һәм барлык туганнары өчен кадерле истәлек булып калачак фотосурәтләр һәм видеоязмалар да төшереп алып кайта.

— Шул җиргә барып баскач, күңелдә беренче булып: «Бабаларыбыз монда ничек килеп җитә алды икән? Бигрәк ерак бит!» — дигән уй туды. Безгә бу араны машинада үтү дә тиз генә булмады, ә аларның сугышның бар авырлыгын иңнәренә салып, мондый ерак җирләргә кадәр килеп җитүен күз алдына китерү дә авыр, — диде Илфия Сәлахова. — Бик кызганыч... Бабаларыбыз, яшәп туймаслык, хыяллар корып, киләчәккә планнар төзерлек көч-куәтле, матур чакларында туган җирләреннән аерылып, ил сагына баскан. Үз тормышларын, яшьлекләрен, киләчәкләрен безнең якты көннәребез өчен корбан иткән. Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге алдында баш иябез. Әгәр алар шул елларда көрәшмәгән, Ватанны саклап калмаган булса, безнең бүгенге тормышыбыз да, бәлки, бөтенләй башкача булыр иде. Бу якты дөньяга тууыбыз да мөмкин булмас иде. Шуңа күрә без аларга гомер буе рәхмәтле булып яшәргә бурычлы.

Хәтер юллары өзелмәсен

Якташларыбыз өчен бу сәфәр ерак юл гына түгел, йөрәкләрдә мәңге сакланырлык онытылмаслык хатирәгә әверелгән.

— Рульдә Фирдүс белән икәү алмашып бардык. Белоруссиядәге тәртип һәм чисталыкка ул аеруча таң калды. Анда Америка өрәңгесе дә, борщевик та, чүп үләннәре дә күрмәссең. Авыл хуҗалыгы объектларында да тулы тәртип. Фермалар эшли, халкы тырыш. Иң мөһиме — аларда патриотик рух, тарихи хәтер көчле. Безнең өчен дә бу сәфәрнең төп мәгънәсе шунда булды: Газизулла бабайның кайда ятып калганын белү генә түгел, ул көрәшкән җирләрне күрү, аның белән бәйле тарихны үз күзләребез аша кичерү, — дип сөйләде Рәмис Хәялиев.

Чыннан да, кайбер юлларны ераклык белән генә үлчәп булмый. Бу сәфәр — Гарифуллиннар гаиләсе өчен 85 еллык билгесезлеккә нокта кую гына түгел, ә буыннарны бер-берсенә бәйләгән хәтер юлы булды. Кече Кайбычтан Белоруссиянең Днепр буйларына кадәр сузылган бу юлда алар дәү әтиләренең эзләрен тапты, аның соңгы яу кырында башларын иеп, дога кылды.

Газизулла Гарифуллин туган йортына әйләнеп кайта алмаган. Әмма аның исеме туганнары күңелендә генә түгел, бүген ул ятып калган җирләрдә дә яңгырый. «Исән калсам, кайтыр идем...» — дигән соңгы сүзләре йөрәкне тетрәндерә. Газизулла кайта алмаган. Әмма оныклары, туганнары, якташлары аның янына барып җитте. Туган җир туфрагы белән. Дога белән. Хәтер белән.

Иң мөһиме — хәзер инде гаиләне «Дәү әтиебез кайда икән?» дигән сорау борчымый. Газизулла бабайның соңгы яу урыны билгеле. Аның исеме, батырлыгы һәм якты истәлеге оныклардан оныкларга күчеп яшәячәк.

Ә безгә — бүгенге буынга — аларның батырлыгын онытмау, киләчәк буыннарга җиткерү бурычы кала. Хәтер исән булганда, сугышта башын салган солдатлар да исән. Алар безнең белән — һәр тыныч таңда, туган җир туфрагында, һәр гаилә тарихында.

Днепр буйларында башка татарстанлыларның да эзләре калган. Бу җирләрдә, Кайбычтан китеп, ил азатлыгы өчен башын салган сугышчылар тагын бар. Рәмис Хәялиев, аларның исем-фамилияләрен туплап, аерым исемлек булдырган. Якын киләчәктә ул шушы райондашларыбыз турында газетага мәкалә әзерләячәк.


Нет комментариев