Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кече Кайбыч авылы мәчетендә Корбан ашы узды

Шушы көннәрдә районыбызның барлык татар авылларында Корбан ашлары уздырыла. Бүген ул Кече Кайбыч авылы мәчетендә дә үтте. Һава торышы да мәчеткә килүчеләргә хәер-догада булып, изге юлда йөрисез, дигәндәй, кояшлы, матур булды.

Корбан ашы әлеге авыл имамы Мәгъзүм Тимершин белән аның тормыш иптәше Гөлзада апа һәм уллары Алмаз, кызлары, килен-кияүләре тарафыннан әзерләнгән иде. Мәҗлескә утыздан артык ир-ат җыелды. Аларны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да килгән иде. Алар Мәгъзүм абыйга һәм аның гаиләсенә рәхмәт әйтте. 
Өстәл сый-нигъмәттән сыгылып торды, анда ниләр генә юк иде. Мәҗлес ахырында чалынган корбанга, табынга дога кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев