Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кече Кайбычта яшәүче Хөснетдиновлар гаиләсен бәхет басты

Яңа ел алдыннан Кече Кайбыч авылында яшәүче Наилә һәм Нәфис Хөснетдиновлар гаиләсен бәхет басты: уллары Рафис армиядән кайтты.

Нәфис редакциянең якын дусты, чөнки ул бездә шофер булып эшләгән иде. Наиләсе белән матур гына гаилә корып җибәрде.Азалия исемле кызлары да бар әле аларның. Бездән китүенә әллә кайчан, аның белән эшләүчеләр дә бармак белән генә санарлык булса да, әллә нигә бер хәлебезне белешеп чыга ул. Ә бу юлы улы - солдат киемен әле салырга да өлгермәгән Рафис белән керде ул безгә. Әти белән ул арасындагы бер-берсенә хөрмәт, җылылыкка сокланырлык.
- Аллага шөкер, улыбыз исән-сау хезмәт итеп кайтты. Бу без, ата-аналар, өчен зур шатлык инде. Бик сагынып көтеп алдык аны, - дип куанычын яшермәде Нәфис.
Әңгәмәбезгә Рафис үзе дә кушылды:
- Армия вакыты сизелмичә дә узып китте. Башта Свердлов өлкәсенең Елань поселогында урнашкан мото-укчылар гаскәрләре полкында БМП механик-йөртүче һөнәрен үзләштердем. Өйрәнү курсларыннан соң, Ерак Көнчыгышта - Приморье өлкәсенең Монас­тырище авылында БМПда өлкән механик-йөртүче булып хезмәт иттем, - диде ул. - Безнең хәрби часть Япония чигенә - 40, икенче яктан Кытай чигенә 30 чак­рым ераклык­та урнашкан иде. Хәрби хезмәткә Олы Кайбыч урта мәктәбен тәмамлаган елны чакырылдым. Олы Тәрбит авылыннан Артур Романов белән бер җирдә хезмәт иттек. Ул башка ротада иде, шулай да аралашырга җаен гел табып тордык.
Хәзер читтән торып укырга керергә җыена Рафис. Армия мәктәбен узган егетләр тормышта үз урынын тиз таба ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев