Бу көнне Корноухово авылы мәдәният йортында чын мәгънәсендә җылы атмосфера хөкем сөрде.
Биредә төрле авыллардан килгән гаиләләр, балалар, һәм «мәхәббәт», «кайгырту», «ярдәм», «өй җылысы» төшенчәләренең чын мәгънәсен аңлаган кунаклар җыелды. «Гаилә көче — балаларда» фестивале Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәме белән гамәлгә ашырылучы шундый ук исемдәге проектка матур йомгак булды. Әлеге проект гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге тарафыннан тормышка ашырылды.
Фестиваль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәме белән узды. Кунаклар арасында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәге директоры Зөлфия Сафина һәм башкарма директор Светлана Салмина да бар иде.
Фестивальне Федоровское мәктәбе укытучысы Адилә Миңнуллина алып барды. Ул сәхнәдә иркен, ихлас гаилә бәйрәме мохитен булдырды. Тамашачылар һәм катнашучылар, гади генә кунаклар һәм артистлар булудан туктап, бер зур тату гаиләгә әйләнде.
Фестивальгә килүчеләрне Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева сәламләде. Ул гаиләнең кешенең башкалар турында кайгыртырга, якыннарын тыңларга, аларның хисләрен аңларга һәм яхшы киләчәккә ышанырга өйрәтүче мохит булуын искәртте.
— Гаилә — яңгырлы көннәрдә дә сүнми торган җылы учак. Нәкъ менә гаиләдә без кайгыртуның нәрсә икәнен беренче тапкыр аңлыйбыз, башкаларны тыңларга һәм яхшыга ышанырга өйрәнәбез, — диде Надежда Ермолаева.
Ул һәр гаилә өчен фестивальнең игелек һәм күңел җылысы белән сугарылган урынга әверелүен, ә бу фестиваль турындагы истәлекләрнең озак вакыт күңелләрне җылытып торуын теләде.
Фәния Петухованың чыгышы аеруча ихлас булды. Ул, бәйрәм белән котлап, иң беренче чиратта ата-аналарга мөрәҗәгать итте. Чөнки гаиләдәге мохитне нәкъ менә алар булдыра.
— Гаилә — ул, иң беренче чиратта, балалар. «Дом» сүзенә карасак: «Д» — дети — балалар иң өстә. «О» — отец, ягъни әти, «М» — мать, ягъни әни. Гаиләнең нигезендә барыбер ана тора, — диде Фәния Петухова. — Кадерле әниләребез, тагын бер кат искә төшерәсем килә: әгәр сез әни булырга өлгергәнсез икән, зинһар өчен, бу дөньяга китергән, гомер бүләк иткән балаларыгызның бәхетле булуы өчен барысын да эшләгез. Мөмкин булганны да, хәтта мөмкин булмаганны да эшләргә тырышыгыз, — дип мөрәҗәгать итте ул залдагы хатын-кызларга.
Фәния Петухова сүзләренчә, балаларның бәхете күп яктан аларның өйдә күргәннәренә бәйле. Әти белән әни арасындагы мөнәсәбәтләр нинди? Нинди сүзләр ишетәләр? Яратуны, кайгыртуны, ярдәмне тоялармы?
— Залда таныш йөзләр, таныш күзләр күрәм. Әйдәгез, балаларыбыз бәхетле булсын өчен барысын да эшлик. Без моны булдыра алабыз. Бәйрәм белән барыгызны да! — дип тәмамлады чыгышын Фәния Петухова.
Аннан соң концерт башланды, гаиләләр үзләре үк аның төп геройлары булды. Әти-әниләр һәм балалар җырлар, биюләр, шигырьләр, иҗади презентацияләр әзерләгән. Кемдер сәхнәгә бөтен гаиләсе белән чыкты, балаларның яки әти-әниләрнең аерым гына да чыгышлары да булды. Һәр номерда тырышлык, дулкынлану һәм тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итү теләге сизелде.
Сәхнәгә әти-әниләре белән бергә чыккан балаларны күзәтү аеруча дулкынландыргыч булды. Алар өчен бу гади генә концерт номеры түгел, сәләтләрен күрсәтү һәм шатлыкларын иң якын кешеләр белән уртаклашу мөмкинлеге дә булды.
Бәйрәм мохитен үзәкнең символик гимны — «Ышаныч, өмет, мәхәббәт» җыры тагын да тулыландырды. Аны Надежда Ермолаева башкарды. Сәхнәдән туганнар, гаилә, әниләр турындагы җырлар, шигырьләр яңгырады. Музыкаль композицияләрне биюләр алыштырды, балаларның чыгышларын зал җылы алкышларга күмде.
Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәге директоры Зөлфия Сафина тәэсирләре белән уртаклашты.
Ул гаиләләрнең чыгышлары күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтүен билгеләп үтте.
— Сез күңелдәге иң кадерле хисләр турында сөйләдегез. Гаилә, әни, ярату — барыбызга да яшәү көче бирүче гаҗәеп сүзләр, — диде Зөлфия Сафина.
Ул гаилә тормышының көндәлек хезмәт, зур иҗади эш булуын, анда бер-береңә игътибар һәм кайгыртуның аеруча мөһимлеген ассызыклады.
— Көн саен тормыш белән яшәү — чыннан да, зур хезмәт. Әмма, килешәсездер, бу — Раббыбыз безгә бүләк иткән иң зур бәхет, — диде ул, гаиләләргә рух ныклыгы, тормыш сынауларына бирешмәүләрен һәм бәхет теләп.
Программада «Игелекле сүзләр стенасы» да аерым урын алды. Катнашучылар анда теләкләрен, рәхмәт сүзләрен һәм җылы хисләрен калдырды. Акрынлап стена төрле төстәге язулар белән тулды һәм бу көннең үзенчәлекле елъязмасына әверелде.
Фестиваль ахырында гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм бергәләп фотога төштеләр. Берничә сәгать эчендә алар чыгыш ясап кына калмады, бер-берсе белән танышып та өлгерде. Фестивальдә катнашучылар бу көннең аларга яхшы кәеф бүләк итүен генә түгел, ә гаиләдәгеләрне бер-берсенә якынайтуын да билгеләп үтте.
— Балалар белән бергә сәхнәгә чыгу бик күңелле булды. Гадәттә һәркемнең үз эше, мәшәкатьләре. Бу чарага барыбыз бергә җыелып әзерләндек, репетицияләр ясадык, дулкынландык. Мондый мизгелләр аеруча кадерле, чөнки алар хәтердә озак саклана, — диде фестивальдә катнашучылар.
Балалар өчен дә ата-аналары белән янәшә чыгыш ясау үзенчәлекле вакыйга булды.
— Башта бераз дулкынландым. Әмма янәшәмдә әниемне күргәч, каушавым юкка чыкты. Бергә чыгыш ясау миңа бик ошады, — диде яшь катнашучыларның берсе.
Ата-аналар фестивальнең тагын бер мөһим ягын билгеләп үтте, ул башка гаиләләр белән танышу, аралашу мөмкинлеге биргән, аларны берләштергән.
Ахырдан Надежда Ермолаева кунакларга шәмнәр турындагы гыйбрәтле хикәятне сөйләде. Бер янган шәмнән тагын ун шәмгә ут кабызырга мөмкин, шул ук вакытта беренче шәмнең уты сүнми, ә киресенчә, тагын да яктырак яна. Бу хикәят фестивальнең символик йомгагына әверелде. Чөнки гаилә җылысы да нәкъ шулай: аның белән уртаклашкан саен, ул кимеми, ә тагын да арта.
«Гаилә көче — балаларда» проекты гаилә институтын ныгытуга, балаларның гармонияле үсеше өчен шартлар тудыруга һәм гаиләләрнең иминлеген арттыруга юнәлдерелгән. Проектта тормышта кыен хәлдә калган егермедән артык гаилә катнашкан. Аның кысаларында индивидуаль һәм группалар белән консультацияләр, ата-аналарның абруен үстерү буенча тренинглар үткәрелгән.
Бу фестиваль гади, әмма иң мөһим хакыйкатьне тагын бер кат искә төшерде. Гаилә мәхәббәттән башлана. Аның көче — үзара ярдәмләшеп яшәүдә. Ә йорттагы яктылык һәркем үзенең монда яратылып яшәвен, көтеп алынган булуын һәм һәрчак янәшәдә якыннары булачагын тойганда гына кабына.
Нет комментариев