Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кулланылышта булган батарейкаларны җыя башлыйлар

Сәгатьткә, пультка куелган батарейкалар сафтан чыккач, без аларны чүп чиләгенә ташлыйбыз. Хәзер Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы файдаланылган химик ток чыганакларын (батарейкаларны) җыю өчен контейнерлар кую һәм аларны утильләштерү буенча проект әзерли башлаган икән. Бу куркыныч калдыкларның каты көнкүреш калдыклары полигонына эләгүен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Министрлыкның матбугат үзәге...

Проектны 2017 елда башлап җибәрү планлаштырыла. Ул берничә этаптан торачак: файдаланылган батарейкаларны җыю, туплау, транспортта җибәрү һәм утильләштерү. Урналар Казанда җәмәгать урыннарында урнаштырылачак. Хәзер мондый проект Әлмәттә уңышлы гына гамәлгә ашырыла. Шәһәрнең төрле белем бирү учреждениеләрендә һәм предприятиеләрендә 150 махсуслаштырылган контейнер урнаштырылган.
Ел саен барлыкка килә торган калдыкларның саны арта, гамәлдәге полигоннарның ресурслары кимү темпы үсә баруын исәпкә алып, хәзерге вакытта алар белән эш итү, шул исәптән куркыныч калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү мәсьәләләре актуаль булып тора. Бу хактагы законнарның яңа нигезләмәләре буенча, Татарстанда калдыклар белән эш итү инфраструктурасын үстерү киләчәктә территориаль схема нигезендә гамәлгә ашырылачак. Ул каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшчәнлекнең муниципалитетлар арасында интеграциясен һәм төбәк операторлар эшчәнлеге зоналарын формалаштыруны күздә тота. Территориаль схемалар кысаларында каты коммуналь калдык­ларны җыю объектларын модернизацияләү, чимал җыю пунктлары төзү һәм чүпне аерым җыю өчен махсус модульләр кую ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кулланылышта булган батарейкаларны җыя башлыйлар