Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Петр Таракановка яңа сөт ташу автомобиленең ачкычы тапшырылды

«Татпотребсоюз«ның 110 еллыгы уңаеннан, Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы кысаларында, республиканың 34 районындагы кулланучылар җәмгыяте вәкилләренә 39 махсуслаштырылган автомобиль — автолавкалар, ипи ташу машиналары, тентлы «Газель»ләр, ВИС автомобильләре һәм бер сөт ташу машинасы ачкычлары тапшырылды.

Татарстан кооператорларына махсуслаштырылган автотранспортны тантаналы рәвештә тапшыру чарасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

— Безнең кооператорлар республиканың меңләгән авылларын һәм торак пунктларын беренче кирәк-ярак товарлары белән тәэмин итә. Яңа транспорт авыл җирлегендә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын тагын да яхшыртыр, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Заманча җиһазландырылган автомобильләр азык-төлекне ташу вакытында тиешле температура режимын сакларга мөмкинлек бирә. Бу исә республиканың үз кибетләре булмаган ике меңнән артык ерак торак пунктын кирәкле товарлар белән өзлексез тәэмин итәргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев