Район Советының чираттагы утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика җитәкчелеге тарафыннан алып барылган сәясәтнең алга таба да дәвам итәчәген һәм аның авыл халкына ярдәм итүгә юнәлдереләчәген әйтте. «Елга йомгак ясау - район өчен мөһим вакыйга», - диде ул. - Сезнең яңа динамик тарихыгыз...
Депутатлар форумында шулай ук "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы ТР социаль-икътисади күзәтчелек буенча комитет рәисе Валерий Кандилов, башка рәсми затлар һәм Кайбычтагы җитәкчеләр катнашты. Утырыш башланганчы дәрәҗәле кунаклар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Анда Кайбыч, урман хуҗалыгы, Мәлки кулланучылар җәмгыяте, икмәк пешерү комбинаты, «СЛ-агро» җәмгыяте, ашлык кабул итү предприятиесе, кафеларда җитештерелгән товарлар урын алган иде.
Утырышта «2017 елда Кайбыч муниципаль районының социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре һәм 2018 елга бурычлар» дигән доклад белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул райондагы һәр тармакның эшчәнлегенә җентекле анализ ясады, ирешелгән уңышларга тукталды. Агымдагы елда хәл ителергә тиешле проблемаларга басым ясалды.
Докладта бюджетны формалаштыру, аның керем өлешен тулыландыру һәм чыгымнарын контрольләүгә зур игътибар бирелгән. Эчтәлеге белән ул, алдагы еллардагы кебек, социаль юнәлешле булган - гомуми чыгымнарның 72 проценттан артыгы социаль өлкә үсешенә юнәлдерелгән. Бюджет оешмаларының матди-техник базасын яхшырту өчен шактый күләмдә акча тотылган, авыр тормыш хәлендә калучыларга 1 миллион 197 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән.
- Агымдагы елда, тотрыклылыкны саклау өчен, безгә салымнар җыю буенча максатчан эш алып барып, бюджетның вакытында үтәлешен тәэмин итәргә кирәк, - диде Альберт Рәхмәтуллин.
Халыкның яшәү дәрәҗәсен аның матди хәле билгели. Районда яшәүчеләрнең күбесенең төп, кайбер очракта бердәнбер керем чыганагы булып хезмәт хакы тора. Узган ел ул районда уртача 5,5 процентка арткан һәм 20 мең 869 сум булган, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ул 16 мең 343 сум. Бүгенге көндә җан башына туры килүче керем 15 мең 200 сумны тәшкил итә (3,3 процентка арткан).
Төп икътисади күрсәткеч - тулаем территориаль продукт. Узган ел нәтиҗәләре буенча, ул 4 миллиард 755 миллион сумны тәшкил иткән (үсеш 2,8 процент), монда күпчелек өлешне авыл хуҗалыгы һәм инвестицияләр алып тора.
Эшлекле активлыкны арттырырга
Район икътисадында авыл хуҗалыгы өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, аның нигезен «Ак Барс» холдинг компаниясенә караган «Дубрава» җәмгыяте тәшкил итә. Альберт Рәхмәтуллин актив рәвештә хезмәттәшлек итүләре өчен компания җитәкчелегенә һәм шәхсән Иван Егоровка рәхмәт белдерде.
2017 елда районда рекордлы уңыш - 100 мең 204 тонна ашлык җыеп алынды, уртача уңыш гектарыннан 38 центнер тәшкил итте. 104 мең 475 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 350 центнер булды. Барлык күрсәткечләр дә, шул исәптән терлек азыгы әзерләү дә, узган елгы дәрәҗәдән артыграк. Терлекчелек тармагында - ит һәм сөт җитештерүдә дә план үтәлгән. Районда бер сыердан уртача савым - 5606 килограмм. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кереме - 1 миллиард 292 миллион сум. Уртак уңышта фермерларның, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның да өлеше бар. Район башлыгы аларның эшчәнлегенә һәм мөмкинлекләренә киңрәк тукталды.
-Районда 4806 шәхси ярдәмче хуҗалык бар, аларда 4817 баш терлек, шул исәптән 1957 сыер асрала. Без мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап кына калмыйча, 416 башка арттыруга да ирештек. Өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучы гаиләләргә 58 савым аппараты алу өчен район бюджетыннан 580 мең сум акча бүлеп бирелде, - диде ул.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программаларында катнашып, кайбычлылар 11 миллион 374 мең сум акча, мини фермалар төзү өчен 14 шәхси ярдәмче хуҗалык субсидия алган. Альберт Рәхмәтуллин авыл җирлекләре башлыкларына халыкның яшәү рәвешен яхшыртуга китерүче эшлекле активлыкны алга таба да үстерүнең мөһим булуын әйтте. Хәзерге вакытта шәхси ярдәмче хуҗалык алып барудан алынган керем бер гаиләгә 71 мең 139 сум тәшкил итә.
Туган җиребез чәчәк атсын өчен
Узган ел 473 миллион 851мең сумлык төзелеш эшләре башкарылган. Районда тормышка ашырылучы 19 республика программасы ярдәмендә социаль өлкәгә караган объектлар яңартылган, йортлар төзелгән: 4967 квадрат метр кулланылышка тапшырылган, яшь гаиләләр һәм белгечләр өчен ун йорт төзелгән, агымдагы елда тагын 11 йорт сафка басачак, аларны төзү өчен 5 миллион 511 мең сум акча бүленгән. Юллар төзелеше алып барылган, Олы Кайбычтагы ял паркында да эш дәвам иткән.
Авылларның үсешенә үзара салым программасы яңа сулыш бирде. Районда тузган мәктәпләр һәм балалар бакчаларының булмавы - күркәм күренеш. Барлык белем бирү учреждениеләре дә янгын чыгуны хәбәр итүче сигнализацияләр белән җиһазландырылган, видеокүзәтү җайланмалары урнаштыру эше алып барыла. Районда мәгариф системасы социаль-икътисади үсешнең өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Ләкин, ирешелгәннәр белән генә чикләнеп калмыйча, республикадагы мәгариф учреждениеләре арасындагы рейтингны үстерү өстендә эшләргә кирәк әле. «Педагогик коллективларның бурычы - эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру», - диде район башлыгы. Мәдәни-ял хезмәте күрсәтү учреждениеләре тарафыннан шактый эшләр башкарылган. Фольклор коллективлар, республика һәм россиякүләм чараларда катнашучылар - районның горурлыгы. Балалар коллективлары да республикада призлы урыннар яулый. Үзешчән сәнгатьне үстерү (сәхнә костюмнары тегү) өчен район бюджетыннан 741 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Иң кыйммәтлесе - халык сәламәтлеге. Физкультура һәм спортны үстерү буенча күләмле эш алып барыла: матди база күзгә күренеп яхшырды, ә спорт чаралары югары дәрәҗәдә үткәрелә башлады. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр 49,7 процентны тәшкил итә (республика районнары арасында өченче урын). Кайбыч спортчылары республикада гына түгел, Россия күләмендә, хәтта Халыкара ярышларда да призлы урыннар яулый.
Район башлыгының докладында халыкны социаль яклауга да игътибар бирелгән. Бу өлкәдә федераль һәм республика бюджетыннан 39 миллион 931 мең сум акча бүленгән, 6349 кеше адреслы ярдәм алган. Бөек Ватан сугышы ветеранына йорт төзелгән, ятим балалар өчен ике йорт сафка баскан. Ел дәвамында 57 гаилә Ана (Гаилә) капиталына сертификат алган.
Бергәлектә көч
- Җитәкчелеккә ышаныч - барлык башлангычларыбызның да уңышлы булуының төп шарты ул, - диде Альберт Рәхмәтуллин. - Уртак эшебезне барлык вәгъдә ителгәннәрне үтәрлек итеп оештырырга кирәк. Халык алдындагы абруебыз конкрет эшләр белән дәлилләнә.
Чыгышын төгәлләп, ул барлык башлангычларда да районга күрсәтелгән ярдәм өчен республикабыз Президентына, ТР Дәүләт Советына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә юнәлдерелгән программалар, башка төрле ярдәм чаралары өчен Марат Әхмәтовка рәхмәт әйтте.
Утырыш ахырында иң яхшы хезмәткәрләргә Татарстан Президенты, ТР Дәүләт Советы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүләкләрен тапшырдылар.
Людмила Путятинская
Нет комментариев