Йөзеннән бер дә елмаю китмәүче, һәрвакыт шат күңелле Алинә Хәйретдинованы Кайбычта белмәгән кеше сирәктер. Олы Кайбычта яши, районның халыкка мәдәни ял хезмәте күрсәтү үзәгендә эшли ул. Алинә - минем дә күптәнге танышым. Балалар бакчасында эшләгән чагында кызы Зәлинә безнең төркемгә йөргән иде. Социаль яклау бүлегендә хезмәт куйганда Алинә Хәйретдинова белән...
«Башка балалардан аерылмадым»
Алинә - күрше Апас районының Карабай авылыннан. Әнисе Зөһрә апа аны олыгаеп, 43 яшендә тапкан. Өч ир баладан соң көтеп алынган кыз ул. Биш килограммлы сау-сәламәт булып якты дөньяга аваз салырга тиешле сабый, язмыш кушуыдыр инде, туганда ук зур сынауга дучар була - параличлана. Хәрәкәт күбрәк туры килгәнгәдер инде, Алинәнең аягы әкренләп рәтләнә, ә менә сул кул зәгыйфьләнеп кала.
- Сәламәтлегемдәге тайпылышларны әнием биш-алты айлык чагымда сизеп алган. Ул мине хәленнән килгәнчә шифаханәләргә, тернәкләндерү үзәкләренә йөртте. Күпмедер алга китеш тә булгандыр, ләкин тулысынча савыгып булмады, миңа инвалидлык бирделәр, - диде Алинә Хәйретдинова. -Мин башка балалардан бер ягым белән дә аерылмадым: агач башына да мендем, коймага да үрмәләдем. Әнием эшкә киткәндә исемлек язып калдыра иде. Анда мин башкарырга тиешле эшләр тезелеп киткән: өй җыештыру, бәрәңге әрчү, чүп утау, ишегалды себерү...
«Сыер да саварга туры килдеме?» дигән соравыма Алинәдән «Әйе, әйе, саудым, терлекләр дә ашаттым, алай гына түгел, әнием мине кырга чөгендер кисәргә дә алып бара иде» дигән җавап ишеттем.
- Эшләгән дә, эшләгән, шул гына исендә калган дип уйлый күрмәгез тагын. Беренче тапкыр сәхнәгә менгәнемне бүгенгедәй хәтерлим. Ул чагында өч яшемдә идем. Әнием микрофон тотып тора, мин җырлыйм. Ул үзе дә җырлый, ә әтием гармунда уйный иде. Кызганыч, бүгенге көндә икесе дә мәрхүм инде.
«Яшьлек сукмаклары Кайбычка китерде»
Әнә шулай бәйрәмнәрдә, концертларда җырлатып үстерсә дә, Зөһрә апа кызының сәхнә юлыннан китүенә каршы килә.
- Кадерле кешемнең «Артист тормышы чегәннеке белән бер ул, кызым, ярты гомерең юлда үтә, гаиләңә кайтып керә алмыйсың, иртәң дә, кичең дә булмый» дигән сүзләре белән килешеп, ул теләгәнчә, Казан педагогия көллиятен тәмамладым. Апас районыннан юллама белән укырга китсәм дә, анда эш булмады, Бортаста укытырга тәкъдим иттеләр. Абыем белән икәүләп, машина туктатып, Колаңгыга кадәр бардык. Аннан Олы Кайбычка машина көтеп озак басып тордык. «Абый, нинди кире як соң бу, машиналар да йөрми бит, монда каласым килми» дигәнем бүгенгедәй истә әле. Ул чагымда эчәр суларым шушында булыр, Кайбыч егете белән язмышымны бәйләрмен дип уйлап та карамадым. Шулай итеп, Бортаста балалар укыта башладым, Зөлфирә исемле әбидә яшәдем. Бер ел дәвамында эшләдем анда. Ләкин миңа кечкенәдән сәхнә кирәк булды, түзмәдем, монда да еш кына концерт-спектакльләрдә катнаша идем.
«Ниһаять, мин - сәхнә кешесе!»
Һәрвакыт сәхнәгә, кеше арасына чыгарга омтыла ул.
- Моны Бортас мәдәният йортында эшләүче Гөлшат Галимова да яхшы белә иде. Көннәрдән бер көнне ул район мәдәният йортына эшкә кеше кирәклеген әйтте, шунда барып карарга киңәш итте. Ике дә уйлап тормыйча, район үзәгенә киттем, - дип дәвам итте Алинә. - Мине ул чагындагы директор хәзер инде мәрхүмә Рәмзия апа Биктаһирова ачык йөз белән каршы алды. Мин аны әле дә рәхмәт сүзләре белән искә алам. Чын мәгънәсендә кешелекле бу ханым Кайбычта минем икенче әнием булды. Ул вакыттагы мәдәният бүлеге начальнигы Гөлнар Җиһаншина фатыйхасы белән мин эшкә урнаштым, иске военкомат бинасындагы тулай торактан бүлмә бирделәр. Бик бәхетле идем мин, чөнки, ниһаять, сәхнәгә килдем.
Кайбыч сәхнәсендәге тәүге чыгышын, хәтта нинди күлмәктән җырлавын да онытмаган булып чыкты Алинә.
- Уңыш бәйрәме уңаеннан оештырылган концертта булды ул. Алсу төстәге күлмәктән идем. Бик дулкынландым шул чагында. Чөнки Апас сәхнәсендә чыгыш ясарга күнеккән идем, ә монда яңа тамашачы. Ничек кабул итәрләр? Менә шул сорау мине җырлап бетергәнче бимазалады. Концерттан соң тамашачыларның берсе, яныма килеп, «бик матур җырладыгыз, рәхмәт» диде. Әнә шул сүзләр мина канатлар куйды, шулай эшли башладым, - диде ул. - Фәнис Яруллин комедиясе буенча куелган «Кызларның кызганнары» - иң беренче уйнаган спектаклем. Миңа әби ролен тәкъдим иттеләр. Баштарак, япь-яшь башым белән бу рольне ничек башкарыйм, әбиләрчә сөйләшә дә, йөри дә белмим дип каршы килсәм дә, ризалашырга туры килде, чөнки башка кеше юк. Соңрак «Кайбыч таңнары» газетасында басылып чыккан Луиза Сөнгатуллина мәкаләсендәге «япь-яшь булса да, Алинә Хөснуллина (кыз фамилиясе, авт.) 72 яшьлек әби ролен оста итеп уйнады» дигән җөмләне укыгач, түбәм күккә тиде. Минем күңелемә мелодрамалар якынрак, комедияне тормыштагы кебек уйный алмыйм. Моңсу рольләрне җаным-тәнем белән башкарам, әйтерсең лә, мин шул пьесадагы кеше. Әгәр күңелле спектакльдә тамашачыны көлдерә, моңсу әсәрләр куйганда елаганын күрә алмасам, миңа кыен. Димәк, мин рольне ачып бирә алмадым. Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты» спектаклендә, Хәй Вахитның «Ике килен килендәш»ендә икесендә дә Саҗидә, Исламия Мәхмүтованың «Мәхәббәт чишмәсе»ндәге Ләйсән, Ләбиб Леронның «Бәхеткә биш минут кала» пьесасындагы Нәфисә ролләре күңелемә якын.
Коллективтагылар дус-тату без, һәрвакыт шаярабыз, көләбез. Район мәдәният йортында эшли башлавыма 16 ел булды. Хезмәттәшләремә рәхмәтле мин, шул вакыт эчендә алардан бер тапкыр да авыр сүз ишеткәнем юк.
Шигырьләргә килгәндә, Алинә аларны кечкенәдән язган, ләкин бер кешегә дә күрсәткәне булмаган. «Гомер узган саен тормышка караш та үзгәрә икән. Яшьрәк чагында гашыйк булу, ярату турында язсам, хәзерге шигырьләрем яшәү мәгънәсе, кешеләр, алар арасындагы мөнәсәбәтләр турында. Мин беркайчан да эчемдәгене кешегә сөйләмим, шигырь итеп язам», -диде ул.
«Фидаилне чын күңелдән хөрмәт итәм»
Олы Кайбыч егете Фидаилнең яшь, сылу Алинәгә күзе төшә. Акыллы, сабыр холыклы егетнең ул чагында әти-әнисе мәрхүм була инде, бертуган апасы Зөлфия гаиләсе белән ерак Сургут шәһәрендә яши. Яшьләрнең танышып, аралаша башлавына да сәхнә сәбәпче.
- Бәрлебашына концерт куярга барган идек без. Иптәш егетләре белән Фидаил дә килгән. Бу көнне ул да яхшы хәтерли. «Син зәңгәр күлмәктән идең, күзем төшкәндер инде, танышларымнан исемеңне сорадым», дип, еш кына безнең танышуны искә ала ирем. Клубтан чыкканда миңа «бик матур җырладыгыз» дигән ул, арыган булганмындыр инде, анысын ишетмәгәнмен, - диде Алинә. - Соңрак Фидаил Олы Кайбыч клубында дискотека куя башлады. Еш кына миңа сүз катып, озата кайтты. Аның арбалы мотоциклы бар иде. Кемнән, ничек белгәндер, берсендә туган көнемә, әнә шул мотоциклының арбасын тутырып, чәчәк алып килде. Үз бакчасында, үзе үстергән чәчәкләр иде ул. Менә шуннан Фидаилгә икенче күзлектән карый башладым инде мин. Оялчан егет миңа сөю-мәхәббәт сүзләрен дә әйтмәде, яратуын эш-гамәлләре, кайгыртуы аша белдерә торды. Без яшәгән тулай торакка чишмә суы ташыды, ут бетеп китсә, шәм юнәтеп китерде. Озак очрашып йөрмәдек без. Көннәрдән бер көнне эшкә килде дә, мине чакырып чыгарды һәм «Алинә, чык миңа кияүгә!» диде. Мин үзем бик шаян кеше, хәтта җитди сорауларга да шаяртып җавап бирергә мөмкинмен. «Ярар, алай бик сорагач чыгармын инде», дип җавап бирдем. Шулай да уйламыйча гына әйтелгән сүзләр түгел иде бу. Әнием миңа һәрвакыт «Үзең ишене тап инде, кызым», дия иде. Ә мин аңа, «ник мин үзем шикелле тагын берәү белән интегергә тиеш, чыксам, сау-сәламәт кешегә кияүгә чыгам» дип әйтә килдем. Фидаилнең физик мөмкинлекләре чикле кызга өйләнеп, аның белән гомер итүен батырлыкка тиңлим мин. «Гарип кызга өйләнмә» дип әйтүчеләр аз булмаган аңа. Зәлинәбезне көткәндә, сәламәт бала тумаячак дип юраучылар да булды. Ләкин Фидаилем бер сүзгә дә колак салмады. Андыйларга апасы Зөлфия дә, Фидаил яшь-җилкенчәк түгел, акыллы кеше, нишләгәнен яхшы белә, дип җавап биргән. Зөлфия апага, аның гаиләсенә дә рәхмәтем чиксез, онытмыйлар, кайталар, ярдәмнәреннән ташламыйлар. Тормыш иптәшемнең акыллылыгына, эчкерсезлегенә сокланам, чын-чынлап ихтирам итәм. Унөч ел бергә яшәү дәверендә аның миңа бер тапкыр да авыр сүз әйткәне, күңелемә кагылганы юк. Ул минем өчен терәк тә, әти дә, ирем дә өч балабызның - Зәлинә, Адель һәм Зәмилнең кайгыртучан әтисе дә.
«Мин беркайчан кешедән кимсенмәдем»
Очрашу дәвамында язмам герое бу сүзләрне кат-кат әйтте. Кешедән кимсенә торган булсам, мин сәхнәгә дә чыкмыйм, кеше арасында да йөрмим, - диде ул. Моңа әнисе Зөһрә апаның йогынтысы зур булгандыр.
- Әниемнең эшкә киткәндә миңа исемлек язып калдыруы турында әйткән идем инде. Кайткач, шул эшләрне берәм-берәм тикшереп чыга иде ул. Берәрсе үтәлмәгән булса, эләгәсен көт тә тор. Күршеләр аңа еш кына, «Зөһрә, син Алинәгә карата артык таләпчән түгелме?» дия иде. «Юк-юк, эшләгәне минем өчен булса, өйрәнүе үзенә» дип җавап бирә иде. Кияүгә чыккач та «Үскән чагында синең миңа үпкәләгән чакларың да булгандыр. Әгәр бер эш тә кушмыйча гына үстерсәм, үз көнеңне үзең күрергә яраксыз кеше булуың ихтимал иде. Мин гомерлек түгел, синең эшеңне абыйларың да, башка туганнарың да килеп эшли алмый», - диде ул. Әниемне өзелеп сагынам һәм хәзерге акылым белән аны бик яхшы аңлыйм: ул миңа дөрес тәрбия биргән, тормыш көтәргә әзерләгән, - диде әңгәмәдәшем. - Беркайчан да эшемне эшләшергә кеше чакырганым юк. Кызым - хәзер минем уң кулым да, сул кулым да. Өйне дә аның белән икәү юабыз, башкасы да бергә эшләнә. Үҗәтлек хас миңа, гомерем буе кешеләргә үземнең булдыра алуымны исбатлап яшим. Табиблар балаларымны ярып алырга тәкъдим иткәч тә, мин ризалашмадым, әнә шул үҗәтлегем белән өчесен дә үзем тудырдым. Шөкер, куанычыбыз алар безнең. Ипотекага йорт җиткерәбез, моның өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга гаиләбез белән рәхмәтлебез. Зарланган кешеләргә шаккатам мин. Иң мөһиме - саулык һәм күңел тынычлыгы, шуны онытмасыннар иде.
Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән килә. Берәүләр сынауларны күтәрә алмый, кыенлыклар алдында югалып кала, икенчеләр башкаларга үрнәк булып яши бирә. Алинә кебек физик мөмкинлекләрнең чикле булмавын раслап, авырлыкларны ерып алга барганнар, егылмас өчен язмышның якасына ябышканнар гына максатларга ирешә, бәхетле була һәм аның кадерен беләдер ул. Ә Алинәнең шигырьләре белән сезне таныштырачакбыз әле.
Ләйсән Саттарова,
автор фотосы
Нет комментариев