Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбе укучысы «АгроНТИ-2023» бәйгесе финалында катнашачак

11-13 майда Казан дәүләт аграр университетында «АгроНТИ-2023» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы узды . Анда читтән торып үткәрелгән этапта җиңү яулаучылар катнашты. Алар арасында Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Диләрә Хикмәтуллина да бар. Ул «АгроМетео» юнәлеше буенча җиңүче булды. Җитәкчесе – Бәрлебашы мәктәбе укытучысы Эльмира Рәхмәтуллина.

Быел бәйге тугыз номинациядә, шул исәптән «АгроВет», «АгроСмарт» һәм «АгророВеры» кебек яңа категорияләрдә узды. Ярышларда Татарстаннан һәм якын-тирә төбәкләрдән 335 укучы катнашты. Катнашучылар практик биремнәрне үтәде. Оештыручылар катнашучыларның югары белем дәрәҗәсенә ия һәм максатчан булуларын билгеләп үтте.
Конкурсның финал этабы быел Россиянең өч мәйданчыгында узачак. Анда Татарстан җыелма командасы составында Диләрә Хикмәтуллина да катнаша. Укучылар анда авыл хуҗалыгы һәм инновацион технологияләр белән бәйле төрле категорияләрдә үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтүләрен дәвам итәчәк.
                                                                                                                                                                                                               Илүсә Карипова, "ЭКО" мәктәптән тыш эш үзәге методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев