Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбенең 6 «А» классы ата-аналар комитеты Түбән Камага барачак

Чүпрәледә «Тату класс серләре» бәйгесенең зона этабы узды. Анда Апас,Тәтеш, Кама Тамагы, Чүпрәле, Кайбыч, Буа районнарыннан ата-аналар комитетлары вәкилләре катнашты. Безнең район данын Олы Кайбыч мәктәбенең муниципаль турда җиңү яулаган 6 «А» классы ата-аналар комитеты яклады.

Безнең әти-әниләр «Гаилә, мәктәп хезмәттәшлеге: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» темасына проект яклады, класс, ата-аналар комитеты эшчәнлеге яктыртылган визит карточкасы һәм күргәзмә тәкъдим итте. Алар, зона этабында 2 урынны яулап, финалга узды.  Бәйгенең 1 февральдә Түбән Кама шәһәрендә узачак республика этабында катнашырга әзерләнәләр. «Тату класс серләре» ата-аналар комитеты конкурсы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Гаиләгә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау милли ата-аналар ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә. Аның төп максаты – мәктәп укучыларын тәрбия¬ләүдә мәгариф оешмалары, ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәсен ачыклау һәм популярлаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев